

Фидәния Маликованың Ишмәмәт авылында хат ташучы булып эшли башлаганына озакламый 30 ел була. Ул Балтач районының Имән авылында туып-үскән. Нөркә авылының урта мәктәбен тәмамлап, Бөре медицина училищесында белем ала, шәфкать туташы һөнәренә укып кайтканнан соң Фидәния апа Ишмәмәт авылына Маликовлар гаиләсенә килен булып төшә. Һәм ул биредә хат ташучы булып эшли башлый.
Нәзиф абый белән алар бер кыз һәм бер улларына тәрбия, ныклы белем биреп, олы тормыш юлына чыгаралар. Балалары үз гаиләләре белән Нефтекама шәһәрендә яшиләр. Алар әти-әни нигезенә еш кайтып, төрле эшләрдә ярдәмләшеп, йөриләр.
Төгәллеге, үз эшен намус белән башкарганы өчен Фидәния Маликованы хезмәттәшләре дә, әбүнәчеләр дә бик тә хөрмәт итә. Тышта кармы-яңгырмы, кояш кыздырамы, ул юлда. Авыл халкына гәзит-журналлар, хатлар гына түгел, күтәренке кәеф, йөрәк җылысы да тарата.