Җәмгыять
16 июль 2021, 06:15

Борайдан – Кырымга

Күптән түгел безнең районнан биш бала Кырымның Бакчасарай районындагы Песчаное поселогының диӊгез ярында урнашкан «Йәйгор» балалар сәламәтләндерү пансионатында булдылар. Биредә алар ике атна дәвамында ял итеп, дәваланып, яңа дуслар белән танышып, аралашып кайттылар.

Борайдан – КырымгаБорайдан – Кырымга
Борайдан – Кырымга

Уфа шәһәреннән самолетка утырып, өч сәгать эчендә һава лайнерында тамак ялгарга да өлгереп, тиз генә Симферопольга барып җиткән алар. «Иӊ ошаганы диӊгез булды. Вожатыйларыбыз да иң яхшылары булды», – ди ял итәргә барган балалар арасында булган Таңатар авылы мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Дилә Нәбиуллина. Диңгезнең чисталыгына, үзенә генә хас тавышына гашыйк булып кайтканнар балалар.
Пансионатта балалар өчен бай савыктыру программасы каралган, шулай ук, йөзү бассейны, тренажер залы, спорт мәйданчыклары да булган. Әле яшьләр арасында бик популяр булган “Лазертаг” хәрби-тактик уенын бик яратканнар ял итүчеләр. Кызлар һәм малайлар өчен ял кичәләре, дискотекалар, конкурслар, концертлар әзерләнеп, аларда бик теләп катнашканнар. Тик шунысы гына үкенечле, пандемия сәбәпле, балалар Кырымның тарихи урыннары буенча экскурсияләргә бара алмаганнар.
Әмма, рәхәт булса да, үзең яшәгән урын, туган як сагындыра шул. Балалар моңа бик тиз төшенгәннәр, самолеттан кире Уфага төшкәндә сагыну һәм күрешү шатлыгы йөзләреннән бөркелеп тора иде ди, аларны каршы алучы әти-әниләре.

Автор:Загина Ибатуллина
Читайте нас