

Гаилә башлыгы Рис абый тумышы белән Балтач районы Иске Уразай авылыннан. Гаиләләре бик ишле, җиде бала була. Әтиләре сугышның беренче көннәреннән үк фронтка киткән. Рискә нибары дүрт кенә яшь була әле ул вакытта, тик ул әтисен сугышка озатканын да, каршы алганын да яхшы хәтерли. Әтисе Сталинград сугышында каты яраланып, бер кулсыз, беренче группа инвалиды булып кайта. Тормышның бар авырлыгы әниләре җилкәсенә, балаларга төшә.
Рис Фазыл улы гомере буе МСОда хезмәт сала, төзүче, ташчы булып эшли. 39 ел хезмәт стажы бар аның.
1948 елда Үтәгән авылында дөньяга килгән Рәзифә апаның да балачагы сугыштан соңгы елларга туры килеп, бик күпләрнеке кебек авыр үтә. Сигез балалы гаиләдә икенче бала булып туган Рәзифә апа әнисенең уң кулы була. Яңа Тазлар авылындагы мәктәптә 8 класс белем алып, МСОда эшли башлый, ел ярым анда хезмәт салып, Кумертаудагы һөнәри училищега укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, бер елдан артык Кумертауда эшли һәм туган якларына кайта.
Рәзифә һәм Рис Фазыловларның парлы гомерләре 1971 елда башлана. Җиң сызганып икесе дә МСОда эшлиләр. Башта оешма биргән фатирда торалар, аннары йорт салырга карар итә алар. Бер-бер артлы бер кызлары һәм ике уллары дөньяга килә. Ларисалары Яңавыл шәһәрендә яши, аның улы аграр университетның магистратурасын тәмамлап, әнисе өчен дә, дәү әти-дәү әнисе өчен дә зур горурлык. Олы уллары Айдар тормыш иптәше, ике баласы белән Борайда гомер кичерә. Озын көннәр, озын төннәрне йокламыйча, минем балам исән-сау гына әйләнеп кайтсын, дип дога кылып Чечен сугышына эләккән Айдарын көткән әнинең әле дә күзләренә яшь тула. Кече уллары Айрат ашыгыч ярдәм хезмәтендә фельдшер булып эшли. Тормышлары җайланып, әкрен генә үз юлы белән тәгәри аларның.
Күп еллар МСО, урман хуҗалыгында эшләп лаеклы ялга чыга алар, икесе дә хезмәт ветераны. Намуслы хезмәтләре күп тапкыр Рәхмәт хатлары, медальләр белән билгеләнгән. Фазыловлар хуҗалыгында чисталык-пөхтәлек, тәртип хөкем сөрә. Гаилә башлыгы да, хуҗабикә дә хезмәт яраталар, кош-корт асрыйлар, җиләк-җимеш үстерәләр. Рәзифә апаның пешергән ризыклары телеңне йотарлык – ипине дә үзе сала, иртән үк төш, тәбикмәк пешереп куя. Балаларын, яраткан оныкларын шатланып каршы алалар.
«Ир белән хатынның мөнәсәбәтләре башкалар алдында да, үзара да ачык, самими булырга тиеш. Нинди генә авырлыклар булмасын, бер-береңә дөресен сөйләргә кирәк. Яшьләр алдакчы булмасын иде. Рис абыең шулкадәр чиста күңелле, ничек мин аны алдый алам инде?!» – ди Рәзифә апа, ярты гасырлык гаилә бәхетенең сере белән уртаклашып.
Барлык гаиләләр дә шулай мәхәббәттә-хөрмәттә, аңлашып озак яшәсәләр, картлык көннәрен тигезлектә бергә каршыласалар иде.