Рәиф абый белән Мәдинә апа икесе дә җитез, тынгысызлар, йөзләреннән елмаю китми. Ә бит тормыш юллары җиңел генә булмаган. Аларның балачак, үсмер еллары авыр сугыш елларына туры килгән. Сугыш аларның балачагын урлап, сабый килеш иңнәренә олылар җаваплылыгы салган. Бераз кул арасына керә башлаган малай белән кызга бу авыр вакытның барлык ачысын, авырлыгын үз җилкәләрендә тоярга туры килә. Яшьлекләре дә туган яклары – тырыш халкы белән дан тоткан Колай авылында уза.
Рәиф абый армия сафларыннан әйләнеп кайтканнан соң, үзенең хезмәт юлын туган авылы колхозында башлый, малчылыкта да көч сала, янгын сүндерү бүлегендә дә эшли. Җитештерү алдынгысы булган Рәиф Сәефгали улының тырыш хезмәте Чехословакиядә ял итү өчен юллама белән билгеләнә. Мәдинә апа да гомер буе, лаеклы ялга чыкканчы, колхозда хезмәт куя. Шул еллар эчендә төрле эшләр башкара, шуның өстенә яп-яшь көенчә гаилә тормышында да кайный әле. Бер-бер артлы туган балаларны да кеше итеп тәрбияләргә кирәк була. Хуҗалыкта төрле эшләр башкарудан тыш, гаилә учагын кадерләп саклаучы уңган хуҗабикә дә була.
– Ул чакта ир-атмы син, хатын-кызмы дип сорап тормыйлар иде – колхоз эшендә барысы да бер. Гектары белән чөгендерен дә утадык, бәрәңгесен дә утырттык, җыеп алдык, урман кистек, агач эшкәрттек. Ул елларда электр да, техникасы да юк иде, бар эш кул хезмәте белән башкарылды, – дип искә алалар алар икесе дә.
1957 елның 7 ноябрендә ике яшь йөрәк тормышларын бергә бәйлиләр. Аллаһ Тәгаләнең әмере беләндер аларның никахлары бер һәм гомерлек булган. Тату гаиләнең мәхәббәт җимешләре булып сигез бала дөньяга килгән.
-Үскәндә сигез булсалар, хәзер кайтып кергәндә 16 бит алар. Шулар янына 17 онык һәм 13 оныкчыкны да кушасы. Мәшәкате булса да, рәхәте күбрәк инде. Яллар, бәйрәмнәр якынлашканда, күзләр тәрәзәдә. Кайсы кайчан кайтыр, дип көтәбез, – ди Мәдинә апа белән Рәиф абый.
Балалары үзләре кебек, тырыш, ипле булып үсәләр аларның. Әти-әниләре гел эштә булгач, олыраклары кечеләрен үстерешкән. Балалар үсеп, һәрберсе тормышта үз юлларын сайлаган, барысы да башлы-күзле булып, түгәрәк тормышларында балалар, оныклар үстерә.
Ходай насыйп иткән гомерләрен Сәетгалиевлар мәгънәле һәм матур итеп узганнар. Аларга балалары гына түгел, авылдашлары, тирә-яктагылар да һәрвакыт сокланып карый, хөрмәт итә. Хезмәт сөеп, сигез балага гомер бүләк итеп, чын кешеләр итеп тәрбияләгән Сәетгалиевларга сокланмый мөмкин дә түгел.