Чалкак авылы почта бүлекчəсен инде биш елдан артык Илмира Шəрəфиева җитəкли. Илмира ханым үз эшен бик яратып һəм зур төгəллек белəн башкара. 700 хуҗалыкны хезмəтлəндерүче бүлекчəдə бүген дистəгə якын төр хезмəт күрсəтелə: гəзит-журналларга яздыру белəн бергə, коммуналь хезмəтлəргə һəм телефонга түлəүлəр кабул итү, кəрəзле телефонга акча кертү, төрле
переводлар, посылкалар алу һəм җибəрү, сату һəм башкалар... Əлеге хезмəтлəрнең һəрберсен
үз вакытында башкарырга кирəк. Шуңа да, бары сабыр һəм төгəл, шул ук вакытта гадел кеше генə
–Хезмəтем ничек кенə авыр, катлаулы булса да, зарланмыйм. «Кайда мин юк, шунда рəхəт»
дигəн əйтем дə бар бит əле. Һəркемнең хезмəте үзенчə авыр, үзенчə катлаулы. Бүген хезмəтем булуга куанып эшкə килəм, авылдашларыма ярдəм итə алуыма сөенеп яшим. Димəк, хезмəтебез
кирəк һəм без моңа бик шат, – ди Илмира. Хат ташучылар Алмира Хəбибрахманова белəн Илина
Латыйпованы да мактап бетерə алмый җитəкче.
–Кызлар ачык йөзле, төгəл, гадел кешелəр. Əмма бездə гəзиткə язылу нигəдер бик авыр бара, район, республика матбугатына язылучылар аз. Алай да Чалкак почта бүлекчəсенə 45 исемдəге гəзит, 25 исемдəге журнал килə. Авыл бик зур булуына карамастан, вакытлы матбугатны үз вакытында адресатларына илтеп тапшыралар. Биш елдан артык бер-беребезне аңлап,
ярдəмлəшеп эшлибез,– ди Илмира ханым.
Почта тарату өчен күпме чакрым юллар үтə алар. Шул УК вакытта һəр төр хезмəт буенча
җиткерелгəн планнарны да үтəп чыгарга кирəк. Лəкин Илмира Шəрəфиева җитəклəгəн бүлекчə
сынатмый. Алар һəрвакыт җиткерелгəн планнарны төгəл үтəп бара. Район үзəгеннəн ерак
урнашуына карамастан, почта бүлекчəсе хезмəтендə бернинди өзеклек тудырылмый. Авылдаш-
лары да бүлекчəнең хезмəтеннəн бик канəгать. Менə шушындый тырыш, уңган хезмəткəрлəр эшли
Чалкак почта бүлекчəсендə. Кар дими, яңгыр дими авылдашлары янына ашыгалар.