– Без бүгенге көндә бик бәхетле. Янәшәмдә сүзендә тора, башлаган эшен җиренә җиткереп эшли белә торган «алтын куллы» тормыш иптәшем,– ди Рабина ханым. – Бер кыз һәм бер улыбыз да тәртипле гаиләләрдә тәрбияләнгән уңган-булган егет һәм кыз белән чәчләрен чәчкә бәйләп, тормыш башлап җибәрде. Кече улыбыз әлегә өйләнмәгән, Уфа шәһәрендә эшләп йөри. Бүгенге көндә биш оныгыбыз үсеп килә.
Гаилә башлыгы Динар Фатих улының да хезмәт юлы бик озын һәм җаваплы булган. 1976 елда югары уку йортын тәмамлап, хезмәт юлын Кодаш авылында башлап җибәрә. Яшь, балаларга белем бирергә энергиясе ташып торган, төпле белемле укытучыны җитәкчеләр тиз күреп, ике елдан соң шушы ук мәктәптә директор, аннан соң туган авылы Чалкак мәктәбенә директор итеп тәгаенлиләр. Мәгариф системасында дүрт дистәгә якын хезмәт стажы булган белгеч, балаларга белем бирүдә бик зур уңышларга ирешә. Фән олимпиадаларында, район конкурсларында Чалкак мәктәбе һәрвакыт беренчеләр рәтендә була. «Халык мәгарифе отличнигы» күкрәк билгесенә, БРның «Атказанган мәгариф хезмәткәре» исеменә ия була.
Гаиләнең ни дәрәҗәдә тырыш булып, тату яшәвен билгеләү өчен аның йорт-җире, каралты-курасына күз салу да җитә. Аларның бакчасына кышын-җәен килеп керсәң, әкият дөньясына эләккәндәй буласың. Кул кушырып утыруны белмиләр бу йортта. Балалар атна саен кайтып, мәш килеп, ни дә булса эшләп йөри, ә Динар абый мал-туар һәм техника тирәсендә кайнаша, нәрсәдер төзәтә-ясый. Оныклары да яраткан дәү әтиләрен бик сагынып кайтып, аның янында бөтереләләр. Бакчадагы бөтен уңайлыкларны да Динар абый булдырган. Менә шундый алтын куллы ул гаилә башлыгы. Шуңа да, һәрьяклап тәртип ярата торган хуҗа кулы сизелә аларда. Өйләренә килеп керсәң, ачык чырай, кайнар чәе белән киң күңелле хуҗабикә Рабина апа каршылый. Хәзер заманы шулмы, ишек-капканы бикләп яши авыл халкы. Ә бу гаиләдә капкалары да, күңелләре дә һәрчак ачык. Йорт җирләренең төзеклеге, тормышларының муллыгы да тырыш хезмәтләренең нәтиҗәсе. Бакчаларындагы җиләк-җимеш агачлары мул уңыш белән сөендерә. Мал-туар, кош-корт асрыйлар. Авыл җирендә төп таяныч үз көчеңә генә. Тырышкан кеше барын да булдыра. Ә бу гаилә бар яктан да уңган. Тылың ныклы, «ярты ягың» акыллы, сабыр, тырыш булмаса, зур уңышларга ирешеп тә булмыйдыр ул. Ялгышмаганнар алар бер-берсен сайлап, кыскасы, чиләгенә күрә капкачы. Гаиләдә алар бер-берсенә терәк, сөекле ир белән хатын, өч балалары һәм аларның гаиләләренә кайгыртучан әти белән әни, оныкларына кадерле дәү әти белән дәү әни, күрше-күлән, туган-тумача, дус-ишләр, авылдашларына аларның ышанычын, хөрмәтен казанган киң күңелле кешеләр.