Әйткәндәй, аларның кибетләре спорт белән шөгыльләнүчеләр, сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларга бик таныш. Кибет сатучысы Роза Газизова һәр сатып алучыны ачык йөзе белән каршы алып, кирәкле товарларын сайларга ярдәмләшә. Гыйльфановлар шушы көннәрдә Иске Бикмәттәге картлар йортында тәрбияләнүче әби-бабайларыбызга бүләк итеп “Өмет” һәм район гәзите “Алга”га язылдылар. Коронавирус инфекциясе хәвефе өлкәнәйгән якташларыбызны күбрәк өйләрендә, ихаталарыннан чыга алмыйча, кешеләр белән аралаша алмыйча яшәргә мәҗбүр итте. Ә социаль учреждениеләргә, гомумән, керергә ярамый иде. Шундый вакытта аларга гәзит-журналлар иң тугры сердәш, дус булгандыр, мөгаен. Хәзер инде Гыйльфановлар кебек игелекле гамәл кылучылар ярдәмендә картлар йортындагы райондашларыбыз республика һәм район яңалыкларыннан хәбәрдар булачак. Безнең өчен дә “Алга”бызның укучылар саны артуы – зур куаныч.