Гәзит-журналларга язылу вакыты тәмамланып килә. Шунсы сөенечле, безнең районда вакытлы матбугатны алдыралар, укыйлар. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында матбугатка язылу чорында “Республика Башкортостан” Нәшрият йорты әбүнәчеләр арасында приз уйнаткан иде. Шарты гади генә: нибары бер республика, бер район гәзитенә язылырга һәм квитанцияләреңне җибәрергә кирәк. Бездән Тукай авылыннан Лүзә Нафыйкова – “Салават Юлаев” хоккейчыларының, Даутлардан Миләүшә Шәмсетдинова “Уфа” футбол клубы футболчыларының автографлары белән джерсиен һәм футболкасын отты. Бүләкләрне Нәшрият йортының вакытлы матбугатны тарату бүлеге начальнигы Павел Быков тапшырды. Бөре почтамты начальнигы Данис Гыйльфанов Борай районында яшәүчеләрнең гәзитләргә теләп язылуын әйтте.
Шунсы кызыклы, Лүзә Нафыйкова һәм аның гаилә әгъзалары “Салават Юлаев” хоккей клубының фанаты икән, алар юлаевчылар уйнаган бер генә матчны да калдырмый карап баралар, җиңүләренә ышаналар. Ә Миләүшә Шәмсетдинова – 20 еллык стажы булган укытучы, Кәшкәләү мәктәбендә физик культура дәресләрен алып бара. “Укучыларым футбол уйнарга бик яраталар. Бу футболка – алар өчен дә зур бүләк”, – диде ул.
Шулай, үзебездә нәшер ителгән гәзитләргә язылып бүләк тә отарга мөмкин шул.