Җәмгыять
10 Июня 2021, 11:55

“Уңыш”ның эше уң булсын!

– Ипикәйгә мич җылысы гына аз, кул җылысы да кирәк, – ди Борай авылындагы “Уңыш” кибете хуҗалары Ләйсән һәм Руслан Шәйдуллиннар.Районда сәүдә нокталарында икмәк һәм камыр ризыклары белән сәүдә итүчеләр аз түгел. Төп куллану продуктлары исемлегендәге икмәккә ихтыяҗ гына түгел, сатып алучылар тарафыннан таләпләр дә зур. Шуңа да Шәйдуллиннарның төп девизы – халык аларның кибетеннән зур канәгатьлек белән чыгып китәргә тиеш.

Руслан Шәйдуллин – Борай егете. Ләйсән Иске Карагыш авылында туып-үскән. Хезмәт тәрбиясенә нигез, иң беренче чиратта, гаиләдә салына, әлбәттә. Шәйдуллиннар гаиләсендә дә нәкъ шулай. Русланның дәү әтисе үз вакытында сәүдә өлкәсендә зур казанышлар яулаган кеше, әтисе дә аның эшен дәвам итеп кулланучылар җәмгыяте тармагында көч салуы олы ярдәм була. Ләйсәннең дә уңганлыгы, тырышлыгы нәселдән килә, аның әтисе гомерен авыл хуҗалыгына, әнисе бар булмышын сәүдә өлкәсенә багышлаганнар.
Ләйсән белән Руслан, Русланның әти-әнисе башлаган кәсепне җәелдереп, Борай район үзәгендә кечкенә бинадан башланган эшне бүген зур җитештерү цехына әверелдергән. Үзләре пилмәнен дә бөккәч, камыр ризыгын да пешергәч, шашлыгын, мантыен да ясагач, күз алдына кырмыскалар кебек чабышып йөрүче хезмәткәрләр килә. Тик Шәйдуллинарның пекарнясына кергәч бу уйлар тарала - май янган ис тә юк, берничә хезмәткәр сабыр гына, тыныч кына үз эшләрен эшләп йөриләр. Алай булса да, ипи, камыр ризыкларының нинди генә төре юк биредә. 5-6 төр ипи, балан, шомырт, киви, эремчек һ.б. эчлекләр белән пироглар, өчпочмак, курник, бәлеш, тәекмәк, кыстыбый, гриль тавыклары, шашлык, шаурма, ярымфабрикатлар, салатлар һ.б. һ.б. – санап бетергесез. Барысы да матур булып кызарып пешкән, хуш ис таратып утыра. Әле күптән түгел икмәк камырын колмак ачыткысы белән куя башлаганнар алар, чүпрәне биредә кулланмыйлар дисәң дә була. Ризыкларны Уфа технологлары белән сөйләшеп, килешеп, рецептларын уртаклашып эшлиләр. Ипи махсус ачыткы белән пешерелә, ул берничә көн дәвамында таралмый.
Эшләрен яңа гына башлаган мәлдә көненә 60 ипи пешергәннәр, хәзер инде бу сан 500гә җиткән. Ипине җитештерү генә түгел, сатуны да көйләү бик мөһим. Ләйсән әйтүенчә, продукция “Лагуна”, “Меридиан”, “Гастроном” кибетләренә җылы килеш таратыла. Эшкуар җитештерү урыннарына даими рәвештә санитар табиблар килеп чисталыкны тикшереп торуын да сөйләде. Район үзгенә эшләрен юллап килгән авыл кешеләренә кибеттә ял итеп чәй эчү урыны да җайлаштырылган.
Шәйдуллиннар 10 кешегә эш урыны булдырган. Пекарня тәүлек әйләнәсенә эшли, Хезмәткәрләренең эшләреннән бик канәгать алар:
Кызлар бик тырыш, уңган, хезмәтләрен җиренә җиткереп, ризыкларны күңел җылысын биреп эшлиләр. Эш хакы вакытында түләнә. Кешегә эшләргә җайлы шартлар булдырылды – эшчеләр өчен чәй эчү, юыну бүлмәләре дә каралган.
Хезмәт сөйгән кеше генә тормышта үз урынын таба дип юкка әйтмиләр. Эшен яратып башкарган тырыш Шәйдуллиннарга сокланмый булмый. Үзенең уңышын алар үз эшенә бирелеп эшләүләре, продукциянең сыйфатлы булуы һәм дисциплина белән аңлата. Алда планнары да зур эшкуарларның – ассортиментны баетып, яңа төр продукция җитештерү, яңа эш урыннары булдыру. Коронавирус пандемиясе эшкуарлыкка зур йогынты ясады. Шул авыр мәлдә Шәйдуллиннарның эшләрен туктатмыйча, киресенчә, бинаны зурайтып, яңа максатларга баруы, зур ихтирамга лаек. “Уңыш”ның эше алга таба да уң булсын!
Тәмле, сыйфатлы ипи, камыр ризыклары, гриль тавыгы ашыйсыгыз килсә, “Уңыш” кибетенә рәхим итегез! Районыбыз авылларында яшәүчеләр Шәйдуллиннар әзерләгән продукцияне тәмләр өчен шәхси эшкуарларга мөрәҗәгать итеп, авыл кибетләренә кайтаруны сорый алалар.
Читайте нас