Биредә безнең район данын 2нче гимназиянең юл хәрәкәте яшь инспекторлары командасы (Илдар Шәйдуллин, Эльза Ганиева, Арсен Саниахмедов һәм Вилена Гыйбадуллина) яклады. Борайлылар үзләрен конкурсның барлык станцияләрендә дә лаеклы күрсәтте, ә Арсен Саниахмедов “Фигуралы йөртү” станциясендә шәхси беренчелектә өченче урынны яулады.
Башкортстан Республикасы юл хәрәкәте хәвефсезлеге баш дәүләт инспекторы Динар Гыйльметдинов балаларны аквапаркка чакыру белән бүләкләде, ә иң мөһиме, кыз һәм малайлар онытылмаслык тәэссоратлар алып, яңа дуслар белән таныштылар.
Юл хәвефсезлеген пропагандалау буенча инспектор Гөлназ Хаҗиева билгеләвенчә, алар чараны оештыручыларга, 2нче гимназия укучыларына, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ләйсән Мостафинага һәм балалар иҗат йорты методисты Айсылу Җиһаншинага зур рәхмәтләрен җиткерә.