Җәмгыять
31 Май 2021, 05:45

Бала хокуклары бозылмыймы?

БРда Бала хокуклары буенча вəкалəтле вəкиле Милана Скоробогатова эш сəфəре белəн Борайга килде. Район хакимияте башлыгы Рушан Гəрəев белəн шəхси очрашуда районның балигъ булмаган балаларының белем алу, медицина ярдəме, гаилəгə социаль ярдəм, ата-ана каравыннан мəхрүм калган балаларның тормыш шартларын яхшырту буенча хокукларын үтəү мəсьəлəлəре каралды. Аннары вəкалəтле вəкил район буйлап сəфəр кылды. Иң тəүдə «Гаилə» үзəге эше белəн танышты, аның җитəкчесе Светлана Хəмəтьярова белəн аралашып, хезмəтне үстерү, эш өчен җиһазлар сатып алу кирəклеге турында сөйлəште.

Балалар поликлиникасында Милана Скоробогатова балаларның ел саен медицина тикшерүлəрен үтү мəсьəлəсен күтəрде. Ул регистратурага кереп, карточкаларын карады, медицина тикшерүе узу турында белгечлəр бəялəмəсенең булуын тикшерде. Артабан Милана Марат кызы балалар бакчасына юл алды. Аның фикеренчə,2нче «Йəйгор» һəм 3нче «Кояшкай» балалар бакчалары республикада иң яхшылар
рəтендə. Биредəге балалар бакчаларының спорт залы заманча җиһазлар һəм уенчыклар белəн яхшы тəэмин ителүе, шулай ук югары сыйфатлы туклануы билгелəп үтелде.
– Ашатылган ризык һəм калдыклар саны – балалар туклануы сыйфатын бəялəүдə төп күрсəткечлəрнең берсе. Борай балалар бакчаларында без балаларның югары сыйфатлы туклануын күрдек. Тəмле пешерəлəр, шуңа күрə балалар да ризыкларны ашыйлар, – дип ассызыклады балалар хокукын яклаучы. Балалар бакчасыннан соң Милана Скоробогатова белем иленə юл алды. Борай беренче мəктəбендə һəм гимназиядə вəкалəтле вəкилнең игътибар үзəгендə балаларның хəвефсезлеге, бинага үтү режимы, мəктəптə конфликтларны кисəтү, медицина хезмəтлəре эше, җəйге чорда балаларның хəвефсезлеге һəм балалар һəм
яшүсмерлəр ялын оештыру булды. Шабай балалар йорты –менə 10 елдан артык инде вəкалəтле затның кайгыртучанлыгы учреждениесе, чөнки бу учреждение ата-ана тəрбиясеннəн мəхрүм калган балалар өчен йорт булып тора. Анда кереп, Милана Скоробогатова соңгы елларда Гаилə министрлыгы ярдəме белəн бу йортта балаларның яшəү шартларының сыйфаты үзгəрүен ассызыклады. Хəзер биредə чын-чынлап җылы һəм уңайлы шартлар тудырылган. Артабан вəкил
район хакимиятендə, тантаналы рəвештə, «Солдатка хат. Чиклəрсез Җиңү» конкурсның төбəк этабында җиңүчелəр –беренче мəктəп укучысы Лилиана Сəфəровага һəм гимназия укучылары Реналь Дияров белəн Əмир Шəрəфиевлəргə Рəхмəт хатларын тапшырды.
Милана Скоробогатованың рəсми визиты өч сəгатьлек шəхси кабул итү белəн тəмамланды. Кабул итүдə егермедəн артык кеше сораулар, шикаять һəм тəкъдимнəр белəн килде. Барлык мөрəҗəгать итүчелəргə аңлатмалар һəм киңəшлəр бирелде. Сигез мəсьəлə кабул итү барышында хəл ителде, унике мөрəҗəгать буенча язма гаризалар төзелде һəм вəкилгə алга таба эшлəү өчен тапшырылды.
Читайте нас