Тик эшкуар дөнья борылышларында кулга эләкмәс өчен, гаиләсе белән Кытайга чыгып китә һәм төзелеш тә шуның белән туктый. Гасырлык тарихында мәчет бинасын ашлык саклау урыны, авыл китапханәсе, кинотеатр буларак кулланганнар, ә 2000 еллар башында бөтенләй җир белән тигезләргә булганнар–биредә күңел ачу комплексы төзелергә тиеш була. Әмма гыйбадәт йортын җирле халык саклый алды. Авыл халкы ул вакытка инде начар хәлдә булган корылманы саклап калу өчен экскаватор чүмече астына басты. Рухи лидерлар һәм чиновниклар бина өчен тарих һәм мәдәният һәйкәле статусын ала алдылар. 2003 елда да мәчет икенче тапкыр төзелә башлады. Мәчет интерьерында яшел төсләр, алтын, витраж рәсемнәре, келәмнәр-мөселман мотивлары сакланган, һәм шул ук вакытта барысы да бик заманча. Дизайнны Екатеринбургтан проектлаучы эшләгән. Аерым ир-атлар һәм хатын-кызлар заллары, балалар бүлмәсе, кухня, намазның икенче катында онлайн-трансляциясе бар.
"Тарихи – мәчет"–республиканың төньяк-көнбатышында иң борынгы мәчет. Манаралар гасырдан артык торгызылса да, алар һәр кешенең кечкенә генә булса да өлеше тарихны саклап калуның символына әйләнделәр. Районның мөселман җәмгыяте әгъзалары һәм Рифат хәзрәт Зарипов "Тарихи-мәчет" кә мәдәни һәйкәл статусы бирү өчен зур көч куйды. 29 май көнне иман йорты тулы бер гасырдан соң ачылу бәхетенә иреште. Тантананы Рифат хәзрәт Зарипов ачып, 100еллык тарихы булган иман йортының бүгенге көндә янә ишекләре ачылуына шат булуын һәм бу бинаны төзекләндерүдә район халкының тырышлыгы һәм хезмәте зур булуын белдерде. Район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевның җылы тәбрикләү сүзләрен хакимият башлыгы урынбасары Марат Ахунов җиткерде һәм мәчетне төзүдә күп өлеш салган, ярдәм иткән Динара Әмирова, Розалия Хәбибова, Әлфия Әсләмова, Фатыйма Хәертдинова, Әминә Гыйндуллина, Гөлназ һәм Ришат Нуриевларга хакимият башлыгының Рәхмәт Хатларын тапшырды. Чарада Мәскәү һәм Башкортстан Диния Нәзарәтләреннән, Пенза, Ульяновск өлкәләреннән, Татарстан Республикасыннан бик күп дин әһелләре һәм җитәкчеләр дә район халкы алдында чыгыш ясадылар. Башкортстан Нәзарияте рәисе Айнур Биргалин да Борайда өченче мәчет ачылуына шатлык хисләрен белдерде, 1906 елда районда алты мәчет, 4 мәдәрәсә эшләгәнен әйтеп, тарих битләрен барлады. Артабан Русия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы урынбасары Рушан хәзрәт Аббәсов кеше тормышында, яшәештә, балаларны әхлаклы, иманлы итеп тәрбияләүдә мәчетнең мөһим роль уйнавын әйтеп китте. Киләчәктә бу иман йортыннан азан тавышы өзелмәсен дигән теләген җиткереп, Рифат хәзрәт Зариповка мәчет төзүдә зур казанышлары өчен медаль тапшырды һәм аның җиде районга ахун итеп сайлануын да белдерде. Тарихи мәчетне ачу тантанасы тәмамлангач, бирегә килгән барлык халык иман йорты эченә үттеләр. Ниһаять, мәчеттә беренче азан тавышы да яңгырады.