– Марат Рәшит улы, Радий Хәбиров республикада бизнес-шерифлар институты булдырды. Безнең районда бу безгә таныш булмаган, яңа вазыйфаны Сез башкарасыз. Кем ул бизнес-шериф? Нәрсә эшли ул?
– Бизнес-шериф – эшкуарның төп ярдәмчесе. Безнең кулда хакимият, башкарма, җәмәгать вәкаләтләре тупланган. Бурычыбыз – муниципалитет дәрәҗәсендә бизнеска ярдәм итүнең барлык институтларын берләштерү. Эшкуарлар хокукларын яклау һәм инвестицияләр җәлеп итү белән бәйле функцияләрне гамәлгә ашырабыз.
– Районда эшкуарлык белән эшләр ничек тора соң?
– Районыбызда, гомумән республикада да кече һәм урта бизнес күләме арта бара. Кече бизнесның районның социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше елдан-ел саллырак була бара. Кече эшкуарлык халыкның мәшгульлегенә бәйле проблеманы хәл итүне, яңа предприятиеләр һәм эш урыннары ачып, базарны төрле төр товарлар белән баетуны да тәэмин итә. Районда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү – икътисадны үстерүнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Шуны да билгеләп үтәсе килә, эшкуарлык – ул теләсә кем булдыра ала торган һөнәр түгел. Эшкуар тиз арада көтелмәгән карарлар кабул итә белергә, кырыс холыклы булырга, кешеләр белән эшли белергә, шулай ук аңарда көчле сиземләү сәләте дә булырга тиеш. Безнең районда 431 кече эшкуарлык субъекты, шул исәптән 283 шәхси эшкуар, 73 крестьян-фермер хуҗалыгы, 60 микро һәм 15 кече предприятие бар. Алар барысы да үз эшләрен белеп, җиренә җиткереп эшләүче кешеләр. Алар белән без һәрвакыт тыгыз бәйләнештә. Эшкуарлык белән шөгыльләнгән булдыклы кешеләргә сокланам мин.
– Районда эшкуарлар күп икән шул. Ә кайсы өлкә иң популяр?
– Саннарга туктап китик әле. Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының 21,3 проценты авыл хуҗалыгында һәм балыкчылыкта, 18,1 проценты көнкүреш хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә, 4,4 проценты эшкәртү производствосында, 5,1 проценты транспорт хезмәтләре күрсәтү белән, 35,4 проценты сәүдә, 3,2 проценты төзелештә, 12,5 проценты башка төр эшчәнлек белән шөгыльләнә. Күрүегезчә, сәүдә иң популяр өлкә булып санала. Аның эшчәнлеге торышы һәм нәтиҗәлелеге кулланучылар товарлары җитештерү үсешенә һәм халыкның тормыш дәрәҗәсенә турыдан-туры йогынты ясый.
– Узган ел барысы өчен дә авыр булды. Бизнеска да чикләү чаралары күрергә туры килде. Пандемия бу өлкәдә безнең районда үз эзен калдырдымы?
– Коронавирус пандемиясе чыннан да авыр тема. Безнең икътисад та, бизнес та җитди басым белән очрашты. Кече һәм урта бизнес, хезмәт күрсәтү өлкәсе оешмалары өчен хәл аеруча катлаулы булды. Бәхеткә, ил, республика хөкүмәте ярдәмсез калдырмады. Узган елда яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында халыкны эш белән тәэмин итү һәм эшсезлекне киметү белән беррәттән, төп бурычларның берсе пандемия чорында кече һәм урта бизнесның тотрыклылыгын тәэмин итү, эш урыннарын саклау өчен шартлар тудыру булды. Федераль, республика дәрәҗәсендә дә ярдәм итүнең моңарчы күрелмәгән ысуллары кулланылды. Вакытында күрелгән чаралар яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде. Шул авыр вакытта эшләрен, хезмәт урыннарын саклап калалган район эшкуарларына зур рәхмәтемне белдерәсе килә.
– Үз эшләрен башлап җибәрергә теләүчеләргә, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына нинди ярдәм чаралары бар?
–Районыбызда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, гомумән, үз эшен башлап җибәрүчеләргә җирлек тә, мөмкинлекләр дә зур. Мәсәлән, ярдәм максатыннан, район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, җаваплы оешма-предприятие җитәкчеләре белән «Эшкуарлык сәгать»ләре үтә. Биредә урта һәм кече эшкуарлык субъектларына федераль, республика һәм район күләмендә ярдәм программалары хакында сөйлибез. Эшкуарларыбыз, үз эшләрен башларга теләүчеләр әлеге чаралардан актив файдаланалар. Узган елда 40 «Эшкуарлык сәгате» узды, аларда 94 кеше катнашты. Күп кенә эшкуарлар аларга ярдәм максатыннан эшләүче программаларның асылын аңлап бетермиләр. Юкса, бу программаларны яхшы белгәндә һәм дөрес эш иткәндә зур уңышларга ирешергә мөмкин. Мәсәлән, Марат Шәмсияров “Агростартап” программасы нигезендә Карабай авылындагы буш ферманы сатып алып, атлар үрчетә башлады. Русия Федерациясенең “Халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү” дәүләт программасы нигезендә Ильфир Галиев Кушманак авылында пекарня ачты. Биредә икмәк, камыр ризыклары җитештерелә. Социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм программасы белән эшсез гражданнар өчен конкурс нәтиҗәләре буенча, Вадим Гыйндуллин җылытыла торган теплица төзү өчен финанс ярдәме алды һәм шәхси эшкуар булды. Ул үсентеләр үстерү белән мәшгуль.
Яңа гына эш башлаучы эшкуарларга ярдәм итү өчен, бизнесны эшләтеп җибәрүнең башлангыч этабын сизелерлек җиңеләйтү мөмкинлеге бирә торган программалар бар. Тырышып, башлап җибәрергә генә кирәк.
– Безнең район эшкуарлык, икътисад үсеше буенча республика күләмендә яхшылар рәтендәме?
– Әйе. Борай районы Башкортстан Республикасы авыл муниципаль районнары арасында “Эшкуарга ярдәм” номинациясендә җиңүче Дипломы белән бүләкләнде.
– Эшкуарларның район тормышындагы роле турында да әйтеп үтегез әле.
– Иң беренче чиратта шуны әйтер идем – безнең районның эшкуарлары бердәм, активлар, алар һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Үз акчаларына төзекләндерү эшләрен башкаралар, хәйриячелек акцияләрендә даими катнашалар. Заман белән бергә атлыйбыз, “Ватсап” мессенджерында үзебезнең чат булдырылды, монда без оператив рәвештә килеп туган мәсьәләләрне хәл итәбез. Бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләргә мәйдан киң. Бу өлкәгә яшьләрне җәлеп итәргә генә кирәк. Күптән үз эшләрен ачып, әлеге көндә яшьләрне дә җәлеп итүче эшкуарларны билгеләп үтү дә урынлы булыр. Илдар Хаҗиев, Илдус Фәюршин, Айрат Басыров, Илдар Бикбулатов, Рөстәм Фәизов, Миңнегалиевлар гаиләсе һ.б. һәрвакыт диалогка ачык, яшь эшкуарларга үрнәк, киңәш бирергә әзер. Шулай ук үз продукциясе белән башка шәһәр-районнарда дан тоткан Әхләф һәм Рамил Зариповлар, Рәвис Камалов та мактауга лаек.
Сүземне тәмамлап, шуны әйтер идем. Яшь райондашларыбыз үз эшләрен башларга курыкмасын иде. Тик көтеп утырырга гына кирәкми, үзеңә дә тырыш булырга кирәк. Район хакимияте, шәхсән үзем, теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер. Кызыксындырган сораулар һәм борчулы мәсьәләләр буенча 8-927-342-57-77 телефоны буенча шалтырата аласыз.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт һәм бәйрәм белән Сезне!