

Физик яктан көчле, чыдам Денис мәктәптә укыганда ук, спорт ярышларында катнашып, төрле дәрәҗәдәге дипломнарга лаек була. М. Акмулла исемендәге башкорт дәүләт педагогия университеты колледжына укырга керә, физик әзерлек буенча педагог һөнәре ала. Студент елларында “Уфа” футбол командасында уйный ул. Соңгы курста укыганда тренер булып та эшли. Узган язгы чакырылышта армия сафларына үзе теләп китә Денис. Солдат формасы киюенең беренче көннәреннән үк ул үзен үрнәк итеп күрсәтә.
Денис Чибәркүл шәһәрендәге 90нчы гвардия ике тапкыр Кызыл Байрак Витебск-Новгород танк дивизиясендә спорт ротасында хәрби бурычын үти.