

Аның өенә килеп керсәң, таң каласың. Икешәр катлы киштәләрдә рәт-рәт махсус савытларга утыртылган ачы, татлы борыч, чәчкәләр үсентеләре тезелеп китә. Яран гөле, хризантема, пеларгония һ.б. чәчәкләрнең кайберләре инде чәчәккә бөреләнгән.
Уңган хуҗабикә, яңа елның уңышы чәчкән орлыкның сыйфатыннан, үсенте тәрбияләп үстерү шартларыннан торуын ассызыклап, уҗым утырту серләре белән уртаклашты.
Эльмира билгеләвенчә, сәламәт үсенте үстерү өчен беренче шарт – туфрак икән. Аны, гадәттә, көздән әзерләп куялар. Иләнгән ком, йомырка кабыгы, кортламас өчен ком һәм кибеттә сатыла торган туфракны бергә кушарга кирәк.
– Орлыкны башта сатып ала идем. Хәзер инде үземнекен генә чәчәм. Башта суга салып тикшерәм. Кыш көне кар суы, яз-җәй көннәрендә яңгыр суы сибәм, –дип аңлатты Эльмира.
Орлык, чәчәр алдыннан балчыкны эссе су белән пешекләп тә ала икән ул. Орлыкны чәчкәч, тартманың өстен пленка белән капларга киңәш итә. Алай иткәндә, туфракның өске катламы дымлы тора һәм температура да югарырак була. Беренче шытымнар күренә башлауга ук, пленканы алырга кирәк.
Иң мөһиме, сабырлык, түземлек кирәк ди хуҗабикә.
– Орлык чәчкәндә, үсентеләр төртеп чыкканда алар белән сөйләшәм. Үз-үзеңә ышанырга кирәк, минем барысы да килеп чыгачак дип эшлим. Эштән курыкмаган, үз хезмәтенә җаваплы караган һәр кеше үсентеләр үстереп, гаиләсен дә, үзен дә сөендерә ала. Гади, шул ук вакытта мөһим кагыйдәләрне үтәп эш иткәндә нәтиҗә дә уңышлы булачак. Тик, бүген утыртып, иртәгә уңыш була дип көтеп утырып кына эш бармый. Әйтәм бит, барысы да үзебездән, эшкә ничек караудан тора, – ди ул.