

Фирдәвис ага Бөре районының Лачынтау авылында туып үскән. Ул 1930 елгы. Гаиләдә биш бала булган алар. Әтиләрен сугышка алалар, ул хәбәрсез югала. Бу кайгылы хәбәрне гаилә 1943 елда ала. Фирдәвискә тыл авырлыклары төшкән. Унбер яшьтән ачы сугыш михнәтен, ачлык, ялангачлыгын мулдан татып, авырлык белән буын ныгыткан ул. Агыйдел буенда торганнар алар. Шул коткарды да инде безне, дип исенә төшерә аксакал:
– Безне үлән алып калды. Бака кыздырып, үлән ашадык. Тирә-якта бер үлән дә калмады.
Кәлҗемә, алабута ашап исән калган үсмер артабан укып, туксанын да тутырган бит, шөкер. Дүртенче сыйныфны тәмамлагач, колхоз эшендә эшли, нәрсә кушыла – барысын да төгәл үти. Тырыш авыл малае Уфага барып училищеда штукатур һөнәрен үзләштерә. Шушы чорда Ашхабадта җир тетрәү фаҗигасе була. Яшь егетне шунда эшкә җибәрәләр. Дүрт ел дәвамында җимереклекләрне төзекләндерүдә көч сала ул.
Гөлҗиһан әби – Борайныкы. Ул шулай ук 1930 елны туган. Аларның да гаиләләре ишле, 10 бала булган.
–Ул елларда халык кичергән бөтен авырлыкны кичердек. Кеше күргәнне барын да күрдек инде. Әтине сугышка алгач, бар тормыш авырлыклары әнинең иңенә төште. Балалар арасында иң олысы булгач, әнигә булыша идем, үземнән кече эне-сеңелләремне караштым. Әнкәй бик тырыш булды. Авыр сугыш елларында сыерны бетермәде, шуңа исән калдык без, – дип исенә төшерә Гөлҗиһан әби бу мизгелләрне.
Шөкер, әтиләре сугыштан исән кайта. Гаиләсен алып Ашхабадка чыгып китә. Монда Гөлҗиһан төзелешкә эшкә керә, шунда булачак тормыш иптәшен очрата. Яшьләр гаилә корганчы, егет кеше дүрт ел солдат хезмәтендә булып, намус белән хәрби бурычын үтәп кайта. Алар 1951 елны тормыш корып җибәргәннәр. 1958 елны Зәйнәгытдиновлар Борайга кайтып төпләнә. Фирдәвис абый дәваханәгә эшкә урнаша, атлар карый. Бераздан төзелеш оешмасына эшкә чакырыла. Анда бригадир вазыйфасын башкара. Районның төзелеш оешмаларында 54 ел хезмәт салып, лаеклы ялга чыга. Гөлҗиһан апа да район үзәк дәваханәсенә эшкә урнаша. Идән юуу, утын әзерләп мич ягу кебек эшләр башкара, соңыннан пешекче була.
70 ел буена шатлыклары да, кайгылары да уртак булган Зәйнәгытдиновларның. Тату гаиләнең мәхәббәт җимешләре булып өч бала дөньяга килгән. Барысына да яхшы тәрбия һәм белем биреп, зур тормышка аяк бастырганнар.
Туксаннары аша атлаган Фирдәвис бабай белән Гөлҗиһан әби зарлануны белмичә, һәр эштән тәм табып, тормышның кадерен белеп яшиләр. Балаларының кадер-хөрмәтен күреп, аларның тәрбияләрендә матур гомер кичерәләр. Менә шулай, 70 ел бер сулышта үтеп бара. Парлылык нигезендә сабырлык ята, ди алар һәм гаилә коручы яшьләргә дә шуны телиләр.