Җәмгыять
11 Май 2021, 04:07

13-нче май — Ураза Гәете

БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-Рахиим. Безне юктан бар итүче һәм хак иман әһелләрен изге Рамазан белән нигмәтләндерүче Аллаһ Раббыбызга барча мактауларыбыз, Аның иң азаккы пәйгәмбәре Мүхәммәд сгвс гә салаватларыбыз булса иде. Кадерле мөселман кардәшләребез һәм якташларыбыз! Быел Ураза Гәете 13нче майга туры килеп, Гәет намазы иртәнге сәгәть 8дә мәчетләрдә укылачак. Гәрчә Ураза бәйрәме кече Гәет дип аталсада, ул да 3 көн дәвам ителә, димәк, 13-15нче майларга туры килә.

Баштан ук бу елдагы Гәет намазларын үткәрү тәртипләренә тукталып китәсе килә. Пандемия сәбәпле Роспотребнадзор күрсәтмәләре буенча һәрбер намазга килгән кешегә 4 кв.м. мәйдан биләнергә мәҗбүри! Димәк, хәзрәтләр намаз сафына баскан мөселманнар арасында 1,5 м ара калдырырга тиешләр. Мәчеткә килгән һәрбер кешедә медицина битлекләре булырга һәм алар гыйбәдәтханәгә кергәчтә хәрберсе кулларын мәчетләрдә әзерләнеп куелган дизенфекция чаралары белән пәкъләндерергә тиешләр. Мәчет мәйданының зурлыгына карамастан, бер залда 100 кешедән артык җыелу тыела. Шулар сәбәпле быел Борай авылының Кызыл мәчетендә дә, Ак мәчетендә дә, мәдәният йорты каршындагы Тарихи мәчеттә дә Гәет намазлары үткәреләчәк. Искәртеп үтәбез, официаль рәвештә Тарихи мәчетнең ачылуы май азакларында гына котелә, Ин шәә Аллаһ! Искәрмә, анда Бәйрәм намазына килүчеләр, машиналарын район мәдәният йорты каршындагы мәйданга куюлары сорала.
*Фитыр садакалары хакында. Бу төр садака ураза тоткан мөселманнардан да, тотмаганнардан да, олысыннан һәм кечесеннән, гомүмән һәрбер гаилә әгъзасыннан бирелү ваҗип (обязательный) булып тора. Ул - фәкыйрь, мескен, янгын кебек зур бәләгә тарыган кешеләр, ятим, мәдрәсә шәкертләре, төрле уку йортларында укыган мөселман студентлар, авыр хәлдәге инвалидлар – шундый мохтаҗ төркем кешеләргә бирелергә тиеш. Димәк, үзеңнәнсдә матди яктан мохтаҗырак шәхескә табып бирергә тиешбез. Чөнки төп мәгнәләренең берсе бөтен дөнья мөселманнары Бәйрәм табыны корып, чын бәйрәм рухында гаиләләрен ашатып шатланышып кинәнгәндә фәкыйрьлектә булган кәрдәшләребездә чын бәйрәм тантанасын һәм мөселманнарнын ярдәмен тойсын өчен дә бирелә. Фитыр зәкәтләре мәчет төзүгә дә, электрга түләргә дә, юллар төзүгә дә... тотылмыйлар. Фитыр садакалары кешеләр ярлыларны эзләп тапшырмаганнары аркасында мәчетләргә китерәлр дә, мәчет хезмәткәрләре халыктан шуларны аерым список белән җыеп барып, Гәет алдыннан ул акчаларны аерып һәм чутлап, шулай ук фәкыйрь һәм ятимләрнең исемлекләре буенча өйләренә пакет белән ашамлыклар таратып йорергә мәҗбүр булалар. Димәк, туганнар, фитыр зәкәтләребез аерым үзебездәндә фәкыйрерәк шәхесләребезгә барып җитүне тәэмин итергә бурычлыбыз. Быел фитыр садакаларының күләмен Башкортостан Диния Нәзәрәтенең голәмәләр шурасы билгеләде: ярлыраклар һэрбер гаилә әһеленнән 100әр сум, урта хэллеләрдән 200әр сум, байлардан 700әр сум һэр гаилә әһеленнән.
*Фидия. Фидияны 2 төр мөселманнар түли: 1) бик олы яшкә ирешеп, картлык сәбәпле ураза тота алмаучылар; 2) бик каты чиргә тарып бу чире көчәюе сәбәпле инде ураза тота алмаучы кешеләр. Моны да мөфтият ел саен чутлап, фитыр садакасы кебек аерым хак билгеләп куерга тиеш. Быел шушы ике төр кеше фәкыйрь-мохтаҗларга... 1 көн өчен 200 сум фидия түли. Боларда Аллаһ ризасы өчен аерым мохтаҗ шәхесләргә бирелә, мәчет тозелешләренә һ.б. тотылмыйлар.
* Быел 16нчы майда Борай Сабантуе мәйданында Борай районының барча балалары өчен (күрше район һәм шәһәр кунаклары өчен дә) Ураза Гәетенә багышланган балалар бәйрәме үткәреләчәк. Бу чараның инициаторы булган Борай районы мөселманнарының мөхтәсибәте һәм аңа тәбигъ булган “Ярдәм” хәйрия проекты әгъзаләре районыбыз администрациясы җитәкчесе Раушан Кәдим улына мөрәҗәгать итеп, бу изге ниятләрендә яклау тапты. Хәкимият башлыгы бу проектка ярдәмгә районнын спорт комитетын, мәдәният бүлеген, балалар иҗат йортын һәм башка коллективларны җәлеп итергә әмер бирде. Ачыгырак әйткәндә, бу балалар сабантуе форматындарак уздырылачак, эмма бушлай төрле батутларда, карусельларда уйнарга, шулай ук күчтәнәч итеп әзерләнгән хәләл пловтан һәм чәйдән тамак ялгарга балаларыбызга зур мөмкинчелекләр булачак. Бик күп төрле спорт уеннары, дини викториналар һәм башка күп төрле призлы уеннар көтелә ул көнне, туганнар. Бу балалар бәйрәменә диненә һәм милләтенә карамыйча барлык кеше килә ала, шулай ук. балалары һәм оныклары белән өлкәннәрне дә көтеп калабыз. Әлбәттә, сабыйларыбызга үрнәк булырдай сүзләр сөйләп, килгән өлкәннәребез тәмәке, хәмер кебек нәрсәләрнең исен дә чыгармыйча, булдыра алганча югары әхлакъ кимәлен саклап, шушы 4-5 сәгәтлек балаларыбызның ялын чын Бәйрәмгә әйләндерсәк иде. Булдыра алганча һәрбер уртача һәм баерак әти-әниләребез бу чарага аз булсада матди ярдәм дә курсәтсә иде. Чөнки, аерым спонсорлар юк. Бу чара өчен җаваплы, русчалап язарга мәҗбүрбез: Благотворительный проект ,,Ярдәм”. Инстаграмм: @yardam_buraevo. Ватсапп: 89377818680.
Башлана сәг 11.00 Урыны Борай сабантуе мәйданы.
Гәетләребез мөбәрәк булсын, кәрдәшләр! Бәйрәмнәргә рәхим итегез!
Борай районы мөхтәсибәте.
Читайте нас