Флера ханым Тазтүбә авылы яугире, инде мәрхүм Гайса Солтановның оныгының хатыны икән. Аның аша без яугирнең кызы Илүсә апа белән бәйләнешкә кердек. Әтисе медален нәкъ Илүсә апа юллап тапкан.
Гайса Солтанов сугышка алынганчы өйләнеп, хатыны Кәримә белән ике бала тәрбияләп, авылда колхозда эшләп йөргән. Сугыш башлангач хезмәт армиясенә алына, һәм сугышның үзенә кергәнче бик азга гына авылына кайтарыла. Шуннан аның 1942 елны өченче сабые, улы Назифе, дөньяга килә. 1944 елның гыйнварыннан – фашист илбасарларына, 1945 елның маеннан япон милитаристларына каршы сугышларда булып, солдат Гайса 1946 елның җәендә туган авылына аяк баса. Ирен өч баласын кочаклап каршы ала Кәримәсе. Гаиләдә янә өч сабый туа. Тик Гайса, хатынын алты баласы белән тол калдырып, сугыш яраларыннан мантый алмыйча, фани дөнья белән хушлаша. Төпчек баласына нибары 9 гына ай була.
–Әткәйне мин хәтерләмим. Кадерлемнең күзләре мәңгелеккә йомылганда өч яшем тулмый калган. Әнкәй кайдан көч тапкандыр, әмма безне чирләтмичә, саклап, яклап, яхшы тәрбия биреп үстерде. Гомерем буена “Әти” дип әйтәсем килде. Әнкәй олыгайгач, әткәйнең барлык документларын үземә, Агыйдел шәһәренә алып киттем. Шуларны карый торгач, әткәйгә бирелгән бер белешмә кәгазенә юлыктым. Аңа “Германияне җиңгән өчен” медале бирелергә тиеш булган, әмма медаль җитмәү сәбәпле бирелмәгән дигән сүз язылган иде анда. Шуннан мин хәрби комиссариатларга, Мәскәү шәһәренә, хәрби архивка, хат язып салдым. Бу 2015 ел иде, – дип сөйли кызы Илүсә апа.
Аннан җавап та ала әле ул: әйе, Гайса Шәяхмәт улы Солтанов 2559нчы зенит-артиллерия полкында хезмәт иткән, 1945 ел 9 май СССР Югары Советы Президиумы Указы белән медаль тиеш булган, бирелмәгән. 2018 елга кадәр башка җавап булмый. Илүсә апа кабат элемтәгә чыга һәм менә шатлык: медаль кайтарыла. Соңлап булса да солдат Гайса Солтановка “Германияне җиңгән өчен” медале тапшырыла.
–Бәләкәй чакта әнкәй әткәебез турында һәрчак сөйли иде. Мин әткәемне күз алдыма китерергә тырышам. Аның исеме тактаташта гына язылганына йөрәгем әрни иде. Шушы медале кайтарылгач, әткәем кайткан кебек тойдым үземне. Мин – әтиле кыз, – ди ул күз яшьләрен яшермичә.
Җиңү солдаты Гайса Солтанов туган авылы Тазтүбәдә җирләнгән. Балалары, оныклары, оныкчыклары илебезнең төрле почмакларында яши. Авылдагы улы Назифе, Борайда яшәгән улы Ильясы чираттагы тапкыр әткәләре каберенә чәчәкләре белән килер, ә калганнары горурлык белән аның фотосын “Үлемсез полк”та күтәрер.