Җәмгыять
6 Май 2021, 10:35

Кунакларны җырлап каршылый

Шәмсетдин Шакиров 1926 елның 14 маенда Касияр авылында туа. Ун яшендә әтисез кала. Вакытлар бик авыр була. Аңа, башка күп балаларга кебек үк, бик иртә колхозда эшли башларга туры килә. Кыенлыкларга карамастан, кешеләр ул вакытта төшенкелеккә бирелмәгән. Эшкә җыр белән барганнар, кичләрен авыл өстендә халык җырлары яңгыраган. Шәмсетдин бабай да, әллә шул җырларны тыңлап үскәнгә, әллә күңеле кушканга, 12 яшьтән гармунда уйный башлый. Кичләрен өздереп гармунында уйнап, авыл халкының күңелен күтәргән. Шулай матур итеп яшәп кенә ятарга да соң, тик...

Ветеран сугыш башлану турында хәбәр килгән хакында болай сөйли:

- Ул көнне Борайда сабантуй булды. Уфадан артистлар килгән иде. Бик күңелле иде. Сабантуйдан соң абыем белән басуга җир сөрергә киттек. Эштән соң яшьләр балык тотарга юлландык. Колхоз ишегалды яныннан үтеп барабыз, ә анда халык җыелган. Белемлеләр “Кызыл байрак” гәзитен укый. “Сугыш... Германия һөҗүм иткән..” Мобилизация башланды. Авылдан көн дә бишәр кеше озатабыз. Көннән-көн катлаулана бара. Колхозда ир-атлар урынына хатын-кызлар, картлар, балалар һәм яшүсмерләр калды. Бәләкәй генә Касияр авылыннан фронтка 78 кеше китте, шуларның 50се генә кире кайтты. Калганнары мәңгегә сугыш кырларында калды...
1943 елның ноябрь аенда Шәмсетдин Шакировка да повестка килә. Аны бөтен авыл белән озаталар. Авылдашларын сугышка үзенең тальянкасын тартып, җырлар җырлап озата торган булган. Үзе дә сугышка алынганда өздереп уйнап, яраткан тальянкасын “Дустым, мин кайтырмын!», дип капка төбендә калдыра. Шулай Касияр авылының 17 яшьлек егете Ватанны фашистлардан саклау өчен сугышка китә.
Фронт юллары Уфа шәһәреннән башлана. Аларны Ырынбурның 92нче уку-укчылар полкына җибәрәләр, минометчик булырга өйрәтәләр. Аннары Шәмсетдин Шакировны һава-десант гаскәрләренә билгелиләр, парашют белән сикерергә өйрәтәләр. Ул II-III Украина фронтының 9нчы гвардия һава-десант бригадасы составында сугыша. Румынияне, Чехословакияне, Венгрияне, Австрияне фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша. “Венаны азат иткән өчен” медале белән бүләкләнгән. Көтелгән Җиңүне яугир Чехословакиядә каршы ала. Әмма сугыш көнчыгышта японнар белән дәвам итә. Аларның полкын Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. Кулбашына яраланып, Шәмсетдин агага бер елдан артык госпитальдә ятарга туры килә. Туган ягына 1950 елда гына кайта ул.
«1950 елның җәендә, ниһаять, өйгә кайттым. Кешеләр печән чаба иде. Бөтен җирдә җимереклек, ачлык. Әни мине күз яшьләре белән каршы алды, өйдә әпи валчыгы да юк иде. Берничә көннән мин эшкә башладым. Караиделдә урман әзерләүдә йөрдем. Аскында комбайнчыга укып чыгып, шул һөнәр буенча эшләдем. 1950 елның көзендә мәхәббәтем Зәкияне очраттым. Ул вакытта Зәкия “Уран” колхозында тракторчы булып эшли иде. Бәхетле тормышта биш балага гомер биреп, аякка бастырдык”.
Шәмсетдин бабай белән сөйләшкәндә дөньям әллә ничә тапкыр үзгәрде.
Без сөйләшкәндә авылның хат ташучысы ветераныбызга ил Президенты В.Путинның “Җиңү көненә” открыткасын алып килде. Анда акка кара белән, хөрмәтле Шәмсетдин Шәйхетдин улы Шакиров, Сезне Бөек Җиңүнең 76 еллыгы белән котлыйм..., дигән сүзләрне укыгач, бернәрсәдән курыкмаска өйрәнгән ветеранның күзләре яшьләнде, тавышы үзгәрде. Шул мизгелдә үземнең дә күңел тулды. Үзләре исән чакта ветераннарга рәхмәт әйтеп калыйк, җәмәгать!
Читайте нас