Җәмгыять
30 Апреля 2021, 05:15

“Безнең эштә минутлар түгел, секундлар хәл итә”

Бүген - янгыннан саклаучылар көне. Зинфир Галиев 72нче янгын сүндерү-коткару бүлегенең караул начальнигы булып эшли. Тиз карар кылуны таләп итә, киеренке хезмәт сорый торган һөнәр бу.

Добавить в предпочтительные источники Google
Зинфир Рәвис улы Йомакай авылында туган. Гаиләдә өч бала була алар, Зинфир абый иң зурысы. 1983 елда урта мәктәпне тәмамлагач, Бөредәге ДОСААФ мәктәбендә водитель һөнәренә укып чыга. Аннары Совет Армиясенә алынып, хезмәт бурычын Украинада стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә үти. Ике ел вакыт үтеп, Зинфир абый туган ягына кайта һәм Уфага училищега укырга керә, аны 1987 елны уңышлы тәмамлап, электр белән эретеп ябыштыручы һөнәрен ала. Ерак Себер якларына барып, бу һөнәр буенча эшләп йөри. Шул чорда Борай авылы кызы Гөлсәрияне очратып, гаилә коралар. Галиевлар Кисловодск шәһәренә күченергә карар итә. Монда ир алдында эшкә кая урнашырга, хезмәт юлын кайдан башларга дигән сорау килеп баса. Сак хезмәтендә эшләүче Гөлсәрия апаның туганы киңәше белән, янгын бүлегенә эшкә килә. Монда аны коткару һөнәре серләренә өйрәтәләр. Үз эшен яратып, тырышып хезмәт итә башлый ул.
Илдәге катлаулы хәлләр Галиевлар гаиләсен туган якларына кайтырга мәҗбүр итә. Борайга күченеп, янгын сүндерү бүлегендә хезмәтен дәвам итә Зинфир абый.
– Янгын сүндерү эше авыр түгел дип уйлаучылар нык ялгыша. Дөрес, көн саен янгын чыкмый. Ләкин, һәр чак «формада булырга» кирәк. Бәла-каза сиздермичә килә. Шуңа күрә гадәттән тыш хәлләр дип атыйлар да инде аларны. Янгын сүндерүче һәм коткаручы – кыюлык, тәвәккәллек сорый торган хезмәтләр. Тиз арада дөрес карар кабул итү – фаҗигаләрне булдырмый калырга яисә килеп туган хәлдән аз гына югалтулар белән чыгарга мөмкинлек бирә. Әнә шуңа да, күп нәрсә янгын сагы хезмәткәрләренең һөнәри әзерлекләренә бәйле. Безнең бүлектә үз эшен яратучы, үз һөнәрләренә тугры кешеләр эшли, коллектив бердәм, бер-беребезгә ярдәм итеп, яңа килгән яшь хезмәткәрләргә, аталарча мөнәсәбәт белән, эшебезнең нечкәлекләрен аңлатып, аңлашып эшлибез, – дип белдерде ул.
Зинфир Галиев инде 23 ел каравыл начальнигы вазыйфаларын башкара. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта һәр сәгать кенә түгел, һәр секунд кадерле. Шуңа күрә, тәүлек әйләнәсе дежур торучы сак хезмәткәрләренең әзерлеге дә югары дәрәҗәдә булырга тиеш.
Зинфир Рәвис улының хезмәте республика, район җитәкчелеге тарафыннан да югары бәяләнгән. Күпсанлы Мактау кәгазьләре, медальләр, Рәхмәт хатлары – моңа ачык дәлил. Гаиләсендә дә ул – кадерле тормыш иптәше, әти һәм дәү әти.
Һәрвакыт киеренкелекне таләп итә торган хезмәтен Зинфир Галиев яратып башкаруы аның сөйләвеннән үк сизелеп тора. Эшенең тәртибен, һәр нечкәлеген белә.
Һәр минуты кадерле булган катлаулы шартларда гомерләрен куркыныч астына куеп, тиз арада хезмәт бурычларын башкаручыларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан аларга зур ихтирамыбызны белдерәсе килә.