Җәмгыять
20 апрель 2021, 11:10

Староста булса, шундый булсын!

Финә Сәетгалиева – авыл кешеләренең теләсә нинди проблемасын үзенеке кебек кабул итә белүче староста. Ул Колай авылында туып-үсеп, бүгенге көнне дә туган авылында гомер итә.

Финә Әлфит кызы өч дистә елдан артык гомерен район кулланучылар җәмгыятенә багышлаган. Бик күп бүләкләргә дә лаек булган ул, шулар арасында «Русия кулланучылар кооперациясендә намуслы хезмәте өчен» күкрәк билгесе дә бар. Тормыш иптәше Динарис белән ике бала тәрбияләп аякка бастырган. Тавышында горурлык һәм күзендә очкын белән: «Улларыбыз хәзер инде зурлар, аларның ихтирамын һәм игътибарын тоеп яшибез», – ди.
Финә апа беркайчан да төшенкелеккә бирелми торган, башлаган эшен ярты юлда ташлап китмәүче кешеләрдән. Ул хаклы ялга чыгып та, тик утыручы кеше түгел шул. Авыл проблемаларын хәл итүдә актив катнаша, авыл биләмәсе башлыгының уң кулы да. Авыл халкы шатлык-куанычлары белән дә, борчу-көенечләре белән дә аңа килә. Ә Финә апа, үз чиратында, җәмәгать эшләреннән курыкмый, нинди генә хәлләрдә дә авылдашларын яклап чыга һәм аларның хокукларын бозуларга юл куймаска тырыша. Тырышлыкларын күреп, яше дә, карты да аны ихтирам итә. Авыл проблемаларын хәл кылуга башкаларны да җәлеп итә.
Авыл өчен янып-көеп йөри торган кеше булса, тыныч яшәргә мөмкин. Менә Финә Сәетгалиева да авыл халкы һәм урындагы хакимиятнең ышанычлы таянычы булып тора. Кайда проблема килеп туа, ул шунда.
Староста үз эшендә авылдашларының ярдәмен тоя. Финә Әлфит кызы билгеләвенчә, биредә халык актив, ярдәмчел. Республикада эшләп килгән төрле программаларга кушылып, туган авылының матур киләчәге өчен тырышып эшли ул. “Урындагы башлангычларны яклау программасы”на ярашлы, авыл зиратын профнастил белән уратып алганнар, “Чисталык көннәре”нә, өмә һәм башка эшләргә тату тотына колайлылар.
Тормыш иптәше Динарис – авыл клубының мәдәни оештыручысы. Авылда даими рәвештә төрле чаралар, бәйрәмнәр үтеп тора. Әлбәттә, Финә апа бу чаралардан читтә калмый. Динарис абыйга бар яклап та ярдәм итә. Колайлыларның бирегә теләп килүләре алар өчен сөенечле хәл.
Финә апа, авылдашлары белән һәрвакыт бердәм булып, туган авылы Колай гөрләп яшәр, дигән якты өмет белән яши.
Читайте нас