Тормышны яратып көткән урта хәлле крестьян, Яңа Бикмәттәге ата нигезендә тырышып яшәгән Дәүләтша Гыйльманша улы, 1935 елда арбасы-чанасы, сбруйлары белән бер җигүле атын, йөгәне белән икенчесен, ике савым сыерын тапшырып, “Агыйдел” колхозына әгъза булып керә. Заман ни куша, шуңа буйсынып, булдыклысы да, кулыннан эш килмәгәне дә гомум хуҗалыклар төзи. Хәллерәкләр, уртак эшне чит күрүчеләр мондый күмәк хуҗалыкларга кермәс тә иделәр. Аларга да кулак дип, илеңнән сөрелү куркынычы, малыңны бушлай илтеп тапшырудан башка чара калдырмый шул. Шәхси хуҗалыгында да, уртак-колхозында да Дәүләтшаның буыны, булдыклы нәселе сынатмый. Уллары фашистларга каршы кан койганны да күрергә, кайгыларны да кичерергә насыйп була бабайга... Дәүләтша, Тимерша, Файрша – бер нәселнең колхозга бирелгән уңганнары, сугыш һәм тыныч хезмәт батырлары алар.
1941 елның март азагында Тимерша Дәүләтша улы һәм Фатыйма Әхмәтнәби кызының гаиләсендә өченче бала булып Файрша дөньяга килә. Ата-ана бу вакытта икесе дә колхозның кирпеч заводында эшли. Күтәрә башлаган өйләре киләчәккә рәхәтлек, өмет, яшәргә дәрт өсти. Йортның түбәсен яба башлаган көнне авылга “сугыш башланды” дигән кара хәбәр килеп ирешә. Эш ярты юлда тукталып кала. Тимерша абзыйны 22 июнь көнне үк фронтка озаталар. 27 яшьлек өч бала анасы 31 яшьлек иренең: “Алты яшьлек Сәгыйтьҗанны, ике яшьлек Хөннә кызымны сакларга тырыш инде, сугыш озакка сузылса, өч айлык Файршаны үстерә алырсыңмы, исән кала алыр микән, бәләкәе үләр инде сабыйкаем, аны әҗәл тырнагыннан алып калырга көчең җитмәс”, – дип, васыять кебек яңгыраган соңгы сүзләрен әйтеп, йорт капкасын яба. Аның артыннан ук дигәндәй, бертуган энеләре Әхмәдиша һәм Гаделша да сугышка китә. (Әхмәдиша фронттан исән кайта, 86 яшендә вафат була, ә Гаделша сугышта үлә.) Ничек җитте шулай, интегә-интегә өй түбәсе дә ябыла, көч-хәл белән тәрәзә-ишекләр ясалып, мич чыгартып, Фатыйма түтәй биаталары яныннан, өч баласын алып, үз өенә күчә. Дәүләтша бабай читәннән үреп, түбәсен салам белән ябып, мал асрар өчен абзарын да җитештереп бирә. Бер буаз башмак һәм өч сарыклы да итә. Килен кеше җәй көне өч баланы өйдә калдырып кирпеч заводында эшләсә, кышын ферма маллары карый. Әлбәттә, ягарга утын кытлыгы, сыерга салам табу җәфасын уңган килен үз тырышлыгы белән җиңеп чыга бара. Төннәрен фронтка җибәрергә оекбаш-бияләйләр дә бәйли. Бәрәңгесен дә киптерә. Елына 40 килограмм тапшырыласы ит нормасын да үти. Заем алдырулар, аңа мәҗбүриләп дигәндәй кул куйдыртулар – солдаткалар күтәргән авырлыкның һәммәсен ул да кичерә. 1943 елның маенда гаилә башлыгының хәбәрсез югалуы турында «кара кәгазь» китереп тоттыралар. Хәбәрсез дигән сүз булгач, гомер буена җитәрлек өмет-ышаныч: бәлки, кайтып керер, бүген кайтмаса, иртәгә кайтып капканы ачар дип көтә торган тол хатыннар язмышы Фатыйма түтинең өлешенә дә насыйп була. Бер баласын да әҗәл кулына бирмичә, сугыш елларыннан алып чыга ана. Еллар үткәч, Үләй авылыннан Нурлый Мәрданов әлеге гаиләгә килеп: “Сугышта бергә булдык, фашист танкы өскә килгәндә Тимерша окоптан күтәрелеп гранатасын ыргытты. Танк та шартлады, аның да ярты гәүдәсе өзелгән иде. Шинелемә төреп, окопта җирләдем”, – дигән. Алга, атакага баруны дәвам итү сәбәплеме, бу турыда командирларына җиткерелми калганлыктанмы инде, тик Тимерша Дәүләтша улы хәбәрсез югалганнар исемлегенә кертелгән.
Куркыныч сугыш елларыннан өч баласын да исән алып чыккан Фатыйма апаның 1946 елның язында ике улы чабата киеп, басуга көздән калган башаклар чүпләргә бара. Кайтып ике көн торгач, ике бала да югары тән температурасы белән чирли. Әни кеше биш яшьлеген күтәреп, олырагын җитәкләп Чалкак дәваханәсенә юллана. Көчле ютәл, тәннәре ут кебек янган балаларның 11 яшьлеге терелә алмый. Әтисенең бу өч кенә айлык баланы саклап кала алмассың инде, сугыш “йотар” дигәне – Файрша, теремек сабый, әҗәлгә бирешми, соңыннан да сабыр, түземле, чыдам бала булып үсә ул. Әнисе колхоз эшенә киткәндә апасы белән төпчегенә бәрәңге күмәргә, утарга кушып китә. Кишәрлегегезне эшләп беткәч ашарсыз дип, җамыякка катык бүлеп салып, өстәлгә куеп калдыра. Эшне бетергәч кенә ашарга дигәч, Файрша апасына да катыкны кабарга рөхсәт итми, юк, эшебезне бетермичә ашамыйбыз, катыкны капмыйбыз, дип, нык тора. Апасының кишәрлекне җиңеп чыгарга хәле җитмичә, бик ашыйсы килеп, әнисе кайтканчы елап бетә. Файрша түзә, сүзендә тора, авыр булса да, катыкка тотынмый. Физик һәм рухи чыныгу алу әтисез ятим егетне иртә ир-атлар корына кертә. 1955 елга кадәр Яңа Бикмәттә җиде класс укып, соңыннан ул Чалкак мәктәбенә урта белем алырга бара. Жәй көннәрендә авылларында сарык көтүе көтә, комбайнер ярдәмчесе булып та эшли. Мәктәпне тәмамлагач, аны колхоз рәисе Мәгънәви Хәсәнов үзе төзеткән яңа клубка һәм китапханәгә мөдир итеп чакыра. Ул мәлдә Фатыйх Мәүлетдинов парторг, Мәрьям Хәсәнова мәктәп директоры Файршаны хезмәтенең нечкәлекләренә төшендерергә бик ярдәмләшәләр. Клубта шахмат, бию, драма түгәрәкләре оештырыла. Район мәдәният йорты директоры Рәүфә Галиеваның киңәшләре яшь кадрга үтә дә урынлы була. Ул чакларда мәдәният бүлеге мөдире Габит Ситдыйков кичләрен клубның һәм китапханәнең эшен тикшерер өчен комиссия җибәрә, күп вакытта авылларга тикшерү белән үзе чыга. Ай азагында мәдәният учакларының эше буенча нәтиҗә чыгарып, шелтә эләккәннәргә эшләрен җайга салырга бер ай вакыт бирә торган була.
– Безнең авылда 32 кеше драмтүгәрәккә йөри иде. Ай саен спектакль, концерт әзерлибез. Чыгышларыбыз белән күрше колхозларга да барабыз. Мәдәни тормыш авылда гөрләп торды. Колхоз эшләренең кызулыгы хакында әйтеп торырлык та түгел. Мине Вострецов исемендәге колхозының комсомол оешмасы секретаре итеп тә сайладылар. Без чыгышларыбыз белән Балтач, Мишкә районнарына барып, эшләгән акчаларыбызны колхоз кассасына тапшырабыз. Колхозның хуҗалык мөдире белән клубка кирәк-яраклар да хәстәрлибез. Ирле-хатынлы Хәсәновлар миңа кеше белән ничек уртак тел таба белергә, аралашып эшләргә өйрәтте. Шуның өчен аларга бик рәхмәтлемен. Хәсәнов абый юлламасы белән колхоз стипендиаты булып, Бөрегә бухгалтерлар курсына укырга киттем. Аны бер елда тәмамлап, колхозда механизация бухгалтеры булып хезмәтемне башладым. Безнең колхозга Ялдәк авылын да куштылар. Күп тә үтмәде, безне Ленин исемендәге колхозга берләштерделәр. Мин хәзер 12 авылга расчетный бухгалтер идем. Барысы мең дә өч йөз эшче исәпләнә. Хезмәт хакын көнендә үк тугыз авылга йөреп, кассир белән таратып чыгабыз. Колхоз рәисе Ибраһим Гәрәев тормышны күп күргән, сабыр кеше иде. Мине солдатка да шуннан зурлап озаттылар, – дип, Файрша Тимерша улы үзенең яшьлектә калган хезмәт елларын искә ала. Өч ел ярым Германиядә армия чыныгуы ала егет. Хәрби сер документлары белән эш итүче эшбашкаручы мөдир була ул анда.
Туган якка әйләнеп кайтуга, колхоз Бадрактан аерылып, Яңа Бикмәт Вострецов исемендәге колхоз буларак эшли башлый. Бер ел бухгалтериядә эшләгәннән соң, Файршаны колхоз стипендиаты итеп Дуван авыл хуҗалыгы техникумына агроном белгечлеге буенча укырга җибәрәләр. 1970 елда укуын тәмамлаган дипломлы егетне колхоз рәисе Рәфит Нәҗметдинов колхозның икенче бригадасына җитәкче итеп тәгаенли.
– Бригадага төрле милләттәге биш авыл керә иде. Эш күрсәткечләребез терлекчелектә дә, басучылыкта да яхшы барды. Арсланбәк фермасында һәр сыердан 3 мең килограмм сөт савып алынды. Райком секретаре Фәнил Ситдыйков кушуы буенча биредә яңа ферма төзелде. Аерым савучылар сыерларыннан 4000шәр килограмм сөт алуга ирешә иде. Алар күрсәткечләре өчен орден-медальләр белән бүләкләнде, мактаулы исемнәргә лаек булдылар. Ферма мөдире Кәлимулла Әбделманов орден алуга иреште. 1975-1980 елларда колхозда баш агроном вазыйфасын башкарып, югары репродукцияле орлыклар чәчеп, ел да югары уңыш алуга ирешә идек. Ул мәлләрдә кузагыннан коелмый торган борчак булмады. Без коелмый торганын үрчетеп, район колхозларына тараттык. Вострецов исемендәге колхоз районда алдынгылар рәтендә барды. 1985 елда район социалистик йөкләмәне арттырып үтәп, 48000 тонна ашлык сатты. Ә безнең колхоз 50 мең центнер ашлык җитештереп, 25 меңен дәүләткә тапшырды. Шул елны районнан 12 кешене Өлкә комитеты секретаре Мидһәт Шакиров үзенең эш бүлмәсенә чакырып рәхмәтен белдерде. Һәрберебез белән аерым сөйләшеп, гаилә хәлләребез белән дә кызыксынды. Балалары күпләрне бик мактады. Алты балалы Рәфит Нәҗметдиновка иң күп мактау сүзләре эләкте. Ул вакытта минем өч кенә кыз иде, Рәфиттән калышма, тагын өч малай алып кайтыгыз, диде ул миңа. 1980 елдан алып ун ел буена партия оешмасы секретаре булып эшләдем. Бу чорда ике катлы мәктәп, ике катлы клуб һәм колхоз идарәсе биналары төзелде. Ул биналарга электр җылылыгы үткәрү өчен энергетика министры Әбдрашитовның ишек төбен күп тапкырлар тапарга туры килде. Яңа Бикмәттә Вострецовка һәйкәл куелды. Аның өчен Ленинградтан скульптор үзе һәм “Комкор Вострецов” китабының авторы Закир Янгузов та килде. Вострецов музееның директоры итеп Казанцево авылы мәктәп директоры Юрий Иванович тәгаенләнде. 1990 елларда партия оешмалары бетте.
Мине авыл советы башлыгы итеп сайлап куйдылар. Авылларга йөреп гражданнарны кабул итүне оештырдык. Бюджетта эшләүчеләргә утын китерелә, зират коймалары тимер баганалар утыртып, сеткалар белән уратылып алынды. Яңа Бикмәт зиратының йорты салынды. Ун еллап авыл советында эшләгәч, миңа икмәк кабул итү пунктына эшкә күчәргә тәкъдим ителде. Анда икътисадчы эшен алып бара башладым. Шул вакытларда Вострецово, Борайда безнең бай ассортиментлы кибетләр ачылды. Бөтен колхоз да диярлек, продукциягә безнең икмәк кабул итү кибетенә киләләр иде. Көн аралаш Уфадан икешәр КамАЗ машинасы белән он кайта. Вострецово ашлык кабул итү пунктына чит районнар да ашлык китерде. Куәтле өч киптергеч эшләде анда ул мәлдә, – Файрша Тимерша улының данлыклы хезмәт еллары турында сөйләгәндә хезмәт юлын намуслы үтүенең канәгатьлек билгесе булып, тавышына тагын да горурлык өстәлә.
Файрша Дәүләтшин лаеклы ялга 2011 елны чыга. Аннан соң да өч ел хезмәтен дәвам итә әле. 20 ел буена Яңа Бикмәттә ветераннар советы рәисе эшен башкара.
Гомерен хезмәткә багышлаган шәхес шәхси тормышында да бәхетле була. 1970 елны Чалкак бухгалтериясендә эшләгән, Сәет-Көрҗәдә туып-үскән Резеда Галинур кызы белән чәчләре чәчкә бәйләнә. Резеда ханым соңыннан гомер буе Яңа Бикмәттә бухгалтер булып хезмәт сала. Алар Элиза, Наилә, Гөлназ һәм Шамилгә гомер бүләк итә. Иңгә-иң терәшеп 40 ел бергә яшиләр. Балаларының барысына да югары белем биреп, олы тормыш юлына озаталар. Кызганычка каршы, 2011 елда Резеда апа авырып, дөнья куя.
Үткән данлы хезмәт еллары хакында гел уйланып, илебез файдасына салган тырышлыклары өчен горурланып яши гаилә башлыгы. Әле дә басу тулы уңыш күкрәп үссен, рәхәтләнеп маллар асралсын, тормышыбыз гөрләп барсын, якташларыбыз туган туфракта җиң сызганып, безнең дәвердәге кебек дәртләнеп эшләп, авыллар яшәсен һәм яшьнәсен иде дигән фикердә ул. 1970 елдан башлап, 51 ел буе руль артында, әле дә машинаны үзе йөртә Файрша абый. Һаман да олы канәгатьлек белән яшелчә-җимешен үстерә. Табигать кочагында булырга ярата. Балачагы тарихның катлаулы чорына туры килгән, әтисеннән өч айлык чакта аерылып калган, соңыннан ятимлекне, исәпсез авырлыкларны җиңеп чыгарга өйрәнгән бу авыл уңганына карыйсың да, җегәрле буын вәкиле, колхозларны ныгайткан һәм йөкнең төбенә җигелеп тарткан абзыйларыбызның берсе бит ул, дип, чиксез ихтирам белән сокланып карыйсың.