Хатын-кыз алкоголизмын соңгы елларда төрле яшьтә билгеләргә була, әмма 35-40 яшьтән соң гүзәл затлар бу авыруга ныграк бирешә. Күп очракта туганнары һәм дуслары мондый хатын-кызлардан читләшәләр һәм бу депрессия, ялгызлыкка сәбәпче була. Шуңа бу кичерешләрдән алар тагын да әлеге яман гадәтләренә ныграк бирелә.
Бу гадәтнең килеп чыгуы гаиләдә спиртлы эчемлекләр куллану традициясе, нәселдән килү, даими стресс һәм нерв көчергәнешләр, психоэмоциональ торышның тотрыксызлыгы, шәхси тормышның авырлыгы һәм канәгатьсезлек, эштәге авырлыклар һәм финанс проблемалар, ялгызлык һәм кирәк булмаганлык тойгысы, тышкы килеш-килбәте буенча комплекслары булу, дөньядан ямь таба белмәүгә барып тоташа. Якын кешесенең үлемен кичерүче яки көч куллану корбанына дучар булган хатын-кызлар еш кына спиртлы эчемлекләр куллана башлый. Бу бәйлелеккә стрессларга тиз бирешүчән гүзәл затлар тиз кереп китәргә мөмкин. Әлеге яман гадәт шәхесне деградацияли һәм балаларына да начар йогынты ясый. Эчкече хатын-кызларның балаларының 70 процентыннан артыгы әхлаксыз тормыш рәвешен кече яшьтән алып бара башлый һәм яшьтән шешәгә ияләшә. Барлык эчкече хатын-кыз да спиртлы эчемлекләр куллануын яшерә дип әйтергә була. Авыруның башлангыч стадиясендә якыннарына һәм танышларына карата кисәк ярсып китүчәнлек, хәтер начараюы, игътибарсызлык, иртә чәч агару, кисәк кәефләре үзгәрүчән булуы күзәтелә. Тәүдә әз-әзләп эчсә, тора-бара канында этанол булуын мөһим урынга куеп, теләсә-нинди спиртлы эчемлек кабул итәргә мөмкин.
Эчкече хатын-кыз үзенең кыяфәтенә дә игътибар итми башлый. Организм өйрәнә барган саен эчемлек кабул иткәннән соң күңел болгану, косасы килү бетә бара. “Чир”ен шул ук алкоголь белән “баса” башлый. Тышкы үзгәрешләр белән бергә эчке органнар да зарарлана. Күп очракта алкоголизм авыруын клиникада гына дәвалап була. Эчкечелекне никадәр иртәрәк дәвалый башлыйсың, шул тиклем отышлырак. Табиб психотерапия дәвалавы билгеләп, психолог белән әңгәмәләшү, медикаментлар юлы белән организмны токсиннардан һәм этанол калдыкларыннан тазартуны да кулланырга мөмкин.
Хатын-кыз алкоголизмы дәвалауга бирешми дип уйларга ярамый, әмма аның белән үзең генә көрәшкәндә, берни килеп чыкмый. Квалификацияле ярдәмгә үз вакытында мөрәҗәгать итү – ныклы ышаныч ул.