Җәмгыять
16 март 2021, 06:25

Җирнең һәр өлеше кадерле

Авыл биләмәләрендә отчет җыелышлары дәвам итә. Аның чираттагысы Кузбай авыл биләмәсендә район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, район Советы секретаре Гүзәл Мусина һәм депутатларның актив катнашлыгында узды. Авыл биләмәсе өчен иң мөһиме – һәрвакыт халык белән булу, кешеләр мәнфәгатенә эшләү. Шушы җәһәттән биредә бик күп эшләр башкарылган. Авыл биләмәсе башлыгы Фәнил Закиров үз чыгышында түбәндәгеләргә басым ясады. – Безнең торак пунктларның уңайлы географик җирдә урнашуы халыкка эшкуарлыкның төрле өлкәсе белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Биләмәнең социаль-икътисадый тормышында эшкуарлык мөһим роль уйный. Безнең биләмәдә алар бишәү исәпләнә. Игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнүче «Победа» хуҗалыгы иң эре хуҗалыкларның берсе булып санала. Шулай ук Кузбай авылында дистә елдан артык Луиза Фәйзрахманова җитәкчелегендә уңай эшләп килгән крестьян-фермер хуҗалыгында 250 баш эре терлек асрала, җир эшкәртелә. 2014 елдан башлап Ләйсән Хәмитҗанованың крестьян-фермер хуҗалыгы да уңышлы эшли. Ул игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә. Үзе җитештергән продукциясен район үзәгендәге кибетләрдә сата. Игенчелек тармагында көч салучы Гыйндуллинар гаиләсе дә бик уңышлы гына эшли. Кузбай авылында яшәүче Гөлнара Мәгърупова һәм Айзат Исмәгыйлев гаиләсе яшелчә үстерү белән шөгыльләнә. 4,5 гектар җир эшкәртеп, кишер, чөгендер һәм төрле сортлы кәбестә үстерәләр. Азык-төлек базарын тулыландыруда шәхси ярдәмче хуҗалыклар да үз өлешен кертә.

Ел ахырына 329 хуҗалыкта 101 баш эре мөгезле терлек исәпләнә. 88 сыер, 282 баш вак терлек, 18 сарык, 4 баш ат, 1126 кош, 221 умарта гаиләсе бар. Терлекчелек биналары үз вакытында ремонтланды һәм кышлатуга әзерләнде. Кешеләрнең иминлеген арттыру өчен барлык ресурслардан файдаланырга кирәк. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге һәм аренда өчен билгеләнгән җирләрдән файдаланырга, эшкуарлыкны һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү буенча төрле дәүләт программаларында активрак катнашырга кирәк. Бүгенге көндә территориядә 329 хуҗалыкта 683 кеше яши. Узган елда 6 бала туган, 20 кеше үлгән. Торак пунктларны төзекләндерү мәсьәләсе аерым контрольдә тора. Авыл биләмәсе территориясендә урамнарны төзекләндерү һәм чүп-чардан арындыру өчен күп эш башкарылды. Дәүләттән алынган ярдәмгә Кузбай авыл биләмәсе авыллары йортларына номерлары язылган табличкалар ясау 13600 сумга төште. Шулай ук Кузбай авылындагы Парк урамында урнашкан иске мәктәп территориясен койма белән әйләндереп алу өчен 201 303,50 сум акча тотылды. Юлларны кышкы һәм җәйге чорларда чистартып тору өчен шәхси эшкуар Фәгади Фаршатовка 200 мең сум акча күчерелде. Бустанай авылында урамнарны яктырту өчен 14987 сум, косметик ремонт өчен лак-буяу материаллары сатып алуга 15140 сум акча тотылды. Электр товарлары алуга 24569,50 сум, урамда янган утлар өчен 30400 сум акча түләнде.
«Бердәм Русия» сәяси партиясенең «Реаль эшләр» программасы нигезендә Кузбай авылының Мәктәп, Бакча, Пионер, Парк урамнарын яктырту эшләре 182200 сумга башкарылды. Агымдагы елда бу программа буенча икенче зират территориясен койма белән әйләндереп алу планлаштырыла.
«Урындагы башлангычларны яклау программасы»нда катнашып, Кузбайның Тынычлык урамында автомобиль юлы ремонтланды, 2021 елда бу программа буенча Бустанай авылында яшәүчеләр Мәктәп урамы юлын төзекләндерүдә катнаша. Абдулла авылында чишмәне төзекләндерү эшләре, Кузбай авылы зиратына инвентарь куяр өчен бина төзелде. Биләмәнең дүрт авылында контейнер мәйданчыклары урнаштыру урыннарына комташ кертү эше башкарылды. Абдулла авылында волейбол мәйданчыгы куелды. Халык инициативасы белән Кузбай авылында елга аша күпер төзелде.
Алтаю авылы халкына «Урындагы башлангычларны яклау программасы»нда катнашканнары, акчалата өлеш керткәннәре өчен аерым рәхмәт белдерәсем килә. Әлеге программаны тормышка ашыру өчен күп көч куйган инициативалы төркемгә, аларның хезмәт сөючәнлеге өчен рәхмәт сүзләре җиткерәм.
Агымдагы елның май башында чик буе гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан егетләр башлангычы белән Кузбай авылында чик сакчыларына һәйкәл кую планлаштырыла. Торак пунктларында зиратларны, юл буе полосаларын, якын-тирә урамнарны һәм елгаларны санитар чистарту буенча өмәләр үткәрелде. Апрель-июнь айларында Кузбайның капкасы төзекләндерелде.
Бердәм диспетчер хезмәте, янгын сүндерү часте белән даими элемтәдә торабыз. Шәхси эшкуар Динар Гыйльметдинов белән авыл җирлеге балансында булмаган Кузбай, Алтаю, Бустанай, Абдулла авыллары юлларын кардан чистарту буенча хезмәт күрсәтүгә контракт төзелде. Юллар елның һәр мизгелендә чистартылыр дип өметләнәбез. Август аенда районда «Чиста Танып» акциясендә катнаштык. Бу акция инде өченче ел үткәрелә. 15 сентябрь көнне, Бөтендөнья чисталык көнендә, барлык авылларда да зиратларда, авыл клублары территориясендә чүп-чар, чүп үләннәрен җыештыру буенча өмәләр оештырылды. Авыл халкы актив катнашты, моның өчен өлкән кешеләрнең һәм яшьләрнең эшенә һәм җаваплылыгына бик рәхмәтлебез.
Узган елның язында һәм көзендә барлык авыл халкы «Яшел Башкортстан» республика акциясендә катнашты. 70тән артык кеше 200дән артык агач утыртты.
Бүгенге көндә бер Бөек Ватан сугышында катнашучы, 5 сугыш яугиренең тол хатыны, 22 тыл хезмәтчәне һәм 3 сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы яши. Авыл биләмәсендә ветераннар хәрәкәте актив эшли. Бу оешманы хезмәт ветераны Виктор Мәрданов җитәкли. Ветераннар төрле чаралар оештыралар, район конкурсларында, фестивальләрдә, марафоннарда катнашалар, алар күпмилләтле халкыбызның бай мәдәни мирасын саклауга ярдәм итәләр.
Кузбайда авыл мәдәният йорты һәм Алтаю белән Бустанай авылларында ике авыл клубы һәм китапханәләре эшли. Безнең мәдәният учреждениеләре эше мәдәни тормышны үстерүгә, авылларда яшәүче халыкның гореф-гадәтләрен һәм рухи кыйммәтләрен саклауга һәм баетуга юнәлтелгән. Эшләнәсе эшләр күп әле, – дип сүзен тәмамлады авыл биләмәсе башлыгы Фәнил Бәйзәви улы.
Чыгышлар тыңланып беткәч, район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев сөйләде. Ул иң тәүдә Кузбай авыл биләмәсенең районда бар җирләре дә эшкәртелгән бердәнбер авыл биләмәсе булуын билгеләде, крестьян-фермер һәм «Победа» хуҗалыклары җитәкчеләренә зур рәхмәтләрен белдерде.
– Замана үзгәрешләре белән дә югалып калмыйча, авырлыкларга бирешмичә җир эшкәртүдә күп өлеш салганнары, Кузбай авыл биләмәсендә бер генә гектар да чүп үләне үсмәве куанычлы хәл, – диде хакимият башлыгы. Артабан Алтаю авылы фельдшеры Анна Фаизова район хакимияте башлыгыннан авыл урамындагы коега тимер-бетон боҗралар сорады. Рушан Кадим улы бу мәсьәләнең чишеләчәген әйтте.
Читайте нас