Җәмгыять
15 Марта 2021, 06:30

Без наркотикларга каршы

Республикада 15 марттан 26 мартка кадәр «Кайда үлем белəн сату итəлəр, хəбəр ит!» наркотикларга каршы Бөтенрусия акциясе уза.

Наркотиклар сату, саклау, притоннар тоту урыннары турында белгəн һəркемнең бу хакта конфиденциаль рəвештə һəм тəүлекнең телəсə кайсы вакытында хəбəр итүе сорала. Һəр шалтырату һəм һəр хəбəр мөһим – бу акциянең төп принципларының берсе. БР Эчке эшлəр министрлыгының 8 (347) 279-32-92 һәм район эчке эшләр бүлегенең 8 (347) 56 2-19-32 ышаныч телефоннары эшли. Бу телефонга шалтыратып, республиканың һəр кешесе тыелган матдəне тарату, куллану, наркопритоннарны тоту турында хəбəр итə һəм белгечлəргə наркоманияне искəртү буенча үз соравын бирə ала.
Һəр мəгълүмат тик-шерелəчəк, бер шалтырату да игътибардан читтə калмаячак. Конфиденциальлек гарантиялəнə. Чараны оештыручылар гражданнарның социаль активлыгына ышаныч белдерə. Наркомания проблемасын бары тик бергəлəп кенə хəл итəргə мөмкин.
Читайте нас