Инде 27 ел Роза Фәтхинур кызы һәр көн иртән яраткан укучылары янына, туган мәктәбенә ашыга. “Бу һөнәрне сайлавыма нәрсә этәргеч биргәндер, хәзер төгәл генә хәтерләмим дә. Бәлки балачак иленнән аерыласы килмәү теләге көчле булгандыр, әллә үземнең укытучыларга булган тирән ихтирам хисеме?”, – дип, уртаклашты Роза апа.
Ничек кенә булмасын, ул үзенең тормыш кыйбласын дөрес сайлаган. Роза ханым – балаларның яраткан укытучысы. Ул һәрвакыт алар арасында. Тормышта да, җәмәгать эшләрендә дә бик актив кеше ул. Нәрсәгә генә тотынса да, җиренә җиткереп, нәтиҗәсе булсын дип эшли. Шуңа да аны хезмәттәшләре, авылдашлары да хөрмәт итәләр.
Тормыш иптәшенә дә рәхмәтле Роза апа. Бик акыллы, сабыр Рәнис абый әз генә буш вакыты булса, хуҗалыкта ярдәмләшә, балаларны бик ярата. Кулы да алтын аның – агачмы, тимер эшеме – барысын да бик оста итеп эшли.
Роза ханым – күпбалалы әни дә. Кызлары Раушания Башкорт дәүләт медицина университетында дүртенче курста укый, Рәйлә медицина колледжында белем ала. Тырыш, тәүфыйклы кызлар. Төпчеге, Илданнары, бишенче сыйныфта укый. Ул да, апалары кебек бик акыллы, җитешмәгән җире юк.
Зәйнуллиннар туган авылларында зур, матур йорт салып чыкканнар. Роза апа белән Рәнис абый йортында күпләп мал-туар, кош-корт карыйлар. Роза ханымың әти-әнисе – Даутлар авылының танылган умартачылары, ул да, төпчек бала буларак, гел әти-әнисе янында йөреп, бу һөнәрнең серләренә төшенгән. Хәзер инде Роза апа үзе дә бал кортлары карый.