Диларә Гыйльманшина – “аклы-каралы таяк”ны буйсындыручы хатын-кыз инспектор. “Һәрвакытта да машина йөртүчене җәзаларга кирәкми, кайчагында әңгәмә дә җитә”, – ди ул. Диларә Дамир кызының инспектор булып эшләвенә күп түгел әле. Кечкенәдән хокук саклау органнары хезмәткәре булырга хыялланса да, башта үзен укытучы һөнәре буенча сынап карарга уйлый. Бөре дәүләт педагогия институтына укырга керә. Кулына диплом алып, төрле тармакларда көч сала ул. Балачак хыялын тормышка ашырып, Диларә 2016 елда район эчке эшләр бүлегенә хезмәт итәргә килә. Шуннан башлап ул – ЮХХДИ инспекторы.
Эше тынгысыз булса да, әти-әниләре турында да онытмый Диларә. Туган авылы Муллага кайтып, әти-әнисенең хәлен белеп, хуҗалык эшләрендә булышып килә. Җыр-моңга да гашыйк ул, төрле смотр-конкурсларда эчке эшләр бүлегенең данын яклый. Улы Аяз – аның уң кулы, ярдәмчесе, Борайның беренче санлы мәктәбендә укый. Ул да, әнисе кебек, музыка ярата, икесе бергә өздереп гамунда уйныйлар.