Җәмгыять
5 Марта 2021, 09:50

Авылларның киләчәге үзебездән тора

2 март көнне Тазлар авыл советы авыл биләмәсенең 2020 елга отчет утырышы үтте. Анда район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, район Советы секретаре Гүзәл Мусина, районның барлык төр милектәге учреждение, оешма җитәкчеләре, депутатлар, авыл старосталары катнашты. Тазлар авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Илүс Даутов авыл советы һәм хакимиятенең узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясап, отчет докладлары белән чыкты.

Тазлар авыл советы 10 депутаттан тора. Узган 2020 елда барлыгы советның 13 утырышы үтте, аларда 91 карар чыгарылды, шуларның 21е норматив-хокукый характерда. 2020 елда Тазлар авыл советы авыл биләмәсе хакимиятенә 26 мөрәҗәгать булды. Белгечләр тарафыннан халыкка гаилә составы, теркәлү, почта адресын бирү, социаль мәсьәләләрне хәл итү, торак биналарны милеккә рәсмиләштерү һ. б. турында 725 белешмә тапшырылган. Югарыдагы органнар соравы буенча 236 язма җавап бирелгән.
Торак пунктларны төзек-ләндерү мәсьәләләре авыл биләмәсе хакимиятенең аерым контролендә тора. Территорияне төзекләндерү өчен бензин триммеры һәм генератор, Яңа Кизгән авылы зираты бинасын тышлау өчен төзелеш материаллары (профнастил) сатып алынды. Чишмә-Борай, Иске Кизгән, Яңа Тазлар авылларында өч контейнер мәйданчыгы җиһазландырылды. “Реаль эшләр” проектына ярашлы, Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә Касияр авылында Хәтер стеласы төзелде. Материаллар республика һәм урындагы бюджеттан бүлеп бирелгән акчага һәм БР Дәүләт Җыелышы–Корылтай депутаты Рәмзил Низаметдиновның иганәчелек ярдәме белән сатып алынды. Стела төзү буенча барлык эшләр дә урындагы халык көче белән башкарылды. Төп инициаторлар һәм төзүчеләр – Яңа Тазлар авылында яшәүче Альмир Шәмиданов һәм Тазлар авыл советы авыл биләмәсе депутаты Альберт Дәүләтҗанов. Аны ачу бәйрәмен бик яхшы оештырганнары өчен мәдәният хезмәткәрләренә, укытучыларга, укучыларга, авыл биләмәсе хакимияте хезмәткәрләренә зур рәхмәтемне белдерәм.
“Урындагы башлангычларны яклау программасы” нигезендә Яңа Тазлар авылы зиратының коймасын һәм инвентарь өчен бүлмәне капиталь ремонтлау эшләре башкарылды. 2021 елда да безнең авыл биләмәсе бу программада Иске Кизгән авылының Чапаев, Пушкин, С.Сәйдәш, Г.Камал, А.Матросов урамнары буенча автомобиль юлын ремонтлау проекты белән катнашырга ниятли.
Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Авыл территорияләрен үстерү» программасы нигезендә, Яңа Тазлар мәктәбе ишегалдында балаларга уен мәйданчыгы төзелде. Иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып торак пунктларны газлаштыру тора иде. Безнең авыл биләмәсендә җиде авыл булып, шуларның дүртесендә табигый газ бар. Тагын өч авыл газ белән тәэмин ителмәгән. Якын елларда бу торак пунктларга газ кертү планлаштырыла. Аларда йортлар һәм җир участоклары милек итеп рәсмиләштерелгән булырга тиеш.
Тазлар авыл биләмәсе территориясендә “Кама” хуҗалыгы, шәхси эшкуарлар И.Хәлилов, И.Әгъләмов, М.Хәсәнов, Р.Әхәтов, О.Гайфуллина эшчәнлекләрен алып бара. 572 шәхси хуҗалык бар, 425 баш мөгезле эре терлек асрала. Күп кеше умартачылык белән шөгыльләнә, 300 баш корт семьясы бар.
Биләмәдә бер урта мәктәп, аның составына бер филиал бар. Балалар Яңа Тазлар авылы мәктәбендә укый, аларны мәктәп автобусы йөртә. Яңа Кизгән һәм Яңа Тазлар авылында балалар бакчасы эшли. Авыл биләмәсе территориясендә өч авыл клубы һәм өч китапханә бар. Тик мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасы ныклы түгел. 6 фельдшер-акушерлык пункты эшли, өч фельдшер җиде торак пункт халкына хезмәт күрсәтә. Бүгенге көндә Иске Кизгән, Иске Тазлар һәм Яңа Тазлар авылларында фельдшер юк.
Узган елда биләмә буенча 42 кеше вафат булды, 6 сабый туды, халык саны 53 кешегә кимеде.
Зур игътибар, әлбәттә, хәвефсезлеккә бирелә. Тазлар авыл биләмәсе территориясендә муниципаль янгын сүндерү командасы эшли. 4 тонналы су цистернасы булган ЗИЛ-131 машинасы бар. Узган ел автоцистерна алыштырылды.
Бу елга да әле безнең алда бик күп бурычлар, яңа планнар. Бу бурычларны үтәү бары тик авыл биләмәсе хакимияте, оешмалар, авыл советы депутатлары, халыкның бердәм, җайга салынган эше нәтиҗәсендә генә мөмкин, – дип сөйләде биләмә башлыгы Илүс Даутов.
Яңа Тазлар мәктәбе директоры Илдар Гаделгәрәев мәктәптә әлеге вакытта 65 бала белем алганлыгын, мәктәпкәчә төркемнең федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләренә ярашлы уңышлы эшләгәнен бәянләде. Ул шулай ук уку-укыту һәм тәрбия эшләрендә ата-аналар белән педагоглар арасында тыгыз элемтә булдырылганын билгеләде. “Кама” хуҗалыгының башкарылган эшләре, булган проблемалар турында хуҗалык җитәкчесе Рәиф Галләмов сөйләп үтте. Яңа Тазлар авылы мулласы Шамиль Минниәхмәтов халыкны бердәм булырга, чиргә, төшенкелеккә бирелмәскә чакырды. Яңа Кизгән авылы старостасы Марк Вәлиәхмәтов җирләрнең хуҗасыз булуы, анда нәрсә дә булса үстерү мәсьәләсе белән чыгыш ясады.
Авылларны зәңгәр ягулык белән тәэмин итү турында “Газпром газ бүлү Уфа” җәмгыятенең Бөре шәһәрендәге филиалының Борай комплекслы хезмәт начальнигы Ришат Сөләйманов, Ковид-19га каршы вакциналау үзенчәлекләре, авылларда фельдшерлар җитмәве турында район үзәк дәваханәсе баш табибы Радик Хәсәнов сөйләде, күпфункцияле үзәге, пенсия фонды, янгын сүндерү-коткару бүлеге вәкилләренең чыгышлары тыңланды.
Утырышта катнашкан район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев халыкка яшәр өчен уңай шартлар тудыруны һәм бергәләшеп эшләүне киләчәктә дә дәвам итәргә, биләмәдә яшәүчеләрне төрле программаларда актив катнашырга чакырды. Аннан ул җирләрнең эшкәртелми ятуы, авылларда мал асрау, сөт җыю проблемаларын күтәрде.
Шунысы куанычлы, авыл халкы мондый җыелышларга теләп килә, булган мәсьәләләре белән уртаклаша. Димәк, авылларда битараф булмаган кешеләр яши.
Читайте нас