Җәмгыять
12 Февраля 2021, 06:55

«Әфган» сүзе өшетә йөрәкне

Русиядә әфган сугышы ветераннарына хөрмәт белән карыйлар. Илдә әфган сугышында һәлак булганнар истәлегенә мемориаль комплекслар төзелде. Зур һәм кечкенә шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм авылларда 15нче февраль көнне митинглар оештырыла, әфганчыларның дуслары, якыннары, туганнары, яки патриотик рухтагы кешеләр әлеге сугышта һәлак булганнарны искә алалар. Шушы җәһәттән, Борайда Әфганстанда сугыш хәрәкәтләре ветераннары арасында хәрби-спорт конкурсының зона этабы булды. Бу чара Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 32 ел тулу уңаеннан һәм киләчәк буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә багышланды.

Чара район үзәгендәге Батырлар аллеясы янында митинг белән башланып китте. Ил куйган бурычларын намус белән үтәгәндә вафат булган әфганчылар турында истәлекләр кабат күңелләрдә яңарды. Алар бер минутлык тынлык белән искә алынды, сугышта һәлак булган, кайткач бакыйлыкка күчкәннәр истәлегенә куелган һәйкәл-бюстлар янына чәчәкләр-веноклар салынды. Район хакимияте башлыгы урынбасары Гемир Нуртдинов митингны ачып, йөрәгеннән чыккан сүзләрен юллады.
– Әфган сугышы – һәр шәһәр, район, авылга кагылган. Аның рәхимсез җиле, кайгысы күп йортларга кергән. Бу афәт яшь гомерләрне өзде, әти-әниләргә бетмәс кайгы китерде. Исән-сау кайтучылар бәхетле, тик шулай да, аларның яшьлек еллары сугышта үткән һәм ул көннәр тормышларында иң авыр хатирәләр булып саклана, – диде ул. Артабан чара физкультура-сәламәтләндерү комплексында спорт ярышлары белән дәвам итте.
– Әфган сугышында һәлак булганнарны искә алабыз. Сезнең батырлыклар алдында баш иябез, – дип сәламләде район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев Борай, Балтач, Тәтешле, Аскын, Караидел, Кыйгы, Дуван, Мишкә районнары һәм Нефтекама шәһәреннән килгән әфган ветераннарын. – Сез исән, сез сафта, сез яшь буынны ватанпәрвәрләр рухында тәрбияләүдә актив катнашасыз. Сугыш – куркыныч сүз. Ватан чакыргач, хәрби бурычын һәр ир-егет үтәргә бурычлы. Ә хәрби хезмәтләре әфган җирендәге конфликтларны җайга салу чорына туры килгән совет солдатлары үз алларына куелган бурычларны батырларча, намус белән үтәде. Сезнең Борай җирлегендә, сафта булуыгызга шатмын.
Чараның икенче өлешендә ветераннар берничә спорт ярышларын үз эченә алган конкурста актив катнашып, үзләренең чын хәрби егетләр икәнен исбатладылар. Бөтен төр ярышлар буенча беренче урынны Кыйгы командасы яулады. Икенче, өченче урыннар Тәтешле һәм Дуван районының әфган ветераннары өлешенә төште. Алдагы ел конкурсын үткәрү өчен эстафетаны Аскын районы ветераннары алды. Командаларга Мактау грамоталары һәм район хакимиятенең истәлекле бүләкләре тапшарылды.
Читайте нас