Җәмгыять
23 Января 2021, 07:55

Киемдә яктылык кайтаручы элементлар булсын!

Русия Эчке эшләр министрлыгының Борай районы буенча ЮХХДИ бүлегенең административ законнарны үтәү буенча инспекторы полиция өлкән лейтенанты Диларә Гыйльманшина 1 санлы урта мәктәбе һәм 2 санлы гимназия укучылары белән әңгәмә үткәрде. Диларә Дамир кызы балаларга яктылык кайтаручы элементларның нинди булуын, аларны ничек дөрес кулланырга кирәклеген исләренә төшерде.

Добавить в предпочтительные источники Google
“Статистика буенча җәяүлеләр белән бәйле юл фаҗигаләре – юл-транспорт һәлакәтләренең киң таралган төре. Аларның төп өлеше тәүлекнең караңгы вакытына туры килә, чөнки бу вакытта автомобиль йөртүче транспорт юлына чыккан кешеләрне күрерлек хәлдә түгел. Моңа уңайсыз һава шартлары – яңгыр, җепшек кар, томан һәм җәяүлеләрнең өс киемендә яктылык кайтаручы элементлар юклыгы да сәбәп булырга мөмкин. Статистика бәхәсләшергә урын калдырмаган мәгълүмат бирә – яктылык кайтаручы элементны файдалану җәяүлене таптату куркынычын 65 процентка киметә”,– дип белдерде инспектор.
– Хөрмәтле әти-әниләр! Балагыз юлда күренсен өчен баланың киемендә яктылык кайтаручы элементлар булырга тиеш. Исегездә тотыгыз – кечкенә җәяүле транспорт йөртүчегә бөтенләй күренми, димәк аны таптату куркынычы бар, – дип мөрәҗәгать итә Диларә Гыйльманшина.