Җәмгыять
31 Декабря 2020, 21:00

Үзешчән сәнгать фестивале башлана

Русия Президентының “Русия Федерациясендә Балалык унъеллыгы игълан итү турында”гы, республика Башлыгының “2018 елны Башкортстан Республикасында Гаилә елы буларак игълан итү турында”гы Указларына ярашлы, муниципаль район хакимияте районда үзешчән сәнгать фестивале үткәрү турында карар кабул итте.

Фестиваль дүрт этаптан торачак. “Өзелмәс моң” дип исемләнгән беренче этабы 7 февральдә Кушманак авылы клубында үтәчәк. Анда катнашучылар ике җыр – халык һәм заманча – башкарырга тиеш. Икенче этабы “Шома бас” дип исемләнә һәм ул 16 февральдә Зур Бадрак авылында үтә. Монысында бию сәнгатен үз итүчеләр көч сынашачак. 14 мартта Шабайда үтәчәк “Халкым теле моңга уралган” дип исемләнгән өченче турда музыка коралларында уйнаучылар һәм нәфис сүз осталары сәләтләрен күрсәтәчәк. Фестивальнең дүртенче этабы милли мәдәният һәм фольклорга багышлана һәм 20 мартта Борай авыл клубында үтә.

Фестиваль-конкурсның һәр этабыннан соң нәтиҗәләр чыгарылып, җиңүчеләр билгеләнә һәм 30 мартта үтәчәк Гала-концертка чакырыла.
Читайте нас