Җәмгыять
31 Декабря 2020, 21:00

Законга хезмәт итү – халыкка хезмәт итү ул

Петр I тарафыннан булдырылган система өч гасырга якын вакыт дәвамында илдә законлылык һәм тәртип саклауның ышанычлы гаранты булып тора. Тарихына күз салсаң, аның үз структурасы, принциплары, эшчәнлек юнәлешендә җитди үзгәрешләр кичерүен күрергә мөмкин. Тик берсе–законнарга тугрылык принцибы үзгәрешсез кала. Нәкъ прокуратурага федераль законнар белән Русия Федерациясе исеменнән РФ Конституциясе сак-лануын һәм илдәге законнар үтәлешен күзәтү йөкләнгән.
Ныклык, кешеләрне аңлый белү, гадел, җаваплы, акыллы, һәм намуслы, тәртипле–болар прокуратура хезмәткәрен характерлаучы сыйфатларның бер өлеше генә. Законлылыкка хезмәт итү юлын сайлаган кеше башкача була алмый. Законнарны төгәл үтәү һәм гуманлылык, кешелеклелек җитәкли аларны. Борай районы прокуратурасы хезмәткәрләрен дә шушы сыйфатлар белән характерлап була.
2016 елда район прокуратурасы тарафыннан 878 закон бозу очрагы теркәлгән, закон бозуларны бетерү максатында 102 протест белдерелгән, гомум күләме 739 мең сум булган 187 дәгъва судка юнәлтелгән, ачык-ланган закон бозуларны бетерү турында 180 күрсәтмә тапшырылган, 63 вазыйфалы кеше һәм юридик шәхес административ җаваплылыкка тарттырылган. Узган елда район прокуратурасы тарафыннан гражданнарның хезмәткә, торакка булган хокук-ларына, шулай ук юл хәрәкәте хәвефсезлегенә ныклы игътибар бирелде.
Бу системада профессионаллар, үз эшенең осталары хезмәт салды һәм сала. 2015 елдан район прокуроры булып юстиция советнигы Дмитрий Идрисов эшли. Район прокуроры урынбасары вазыйфасын–Булат Галиәкбәров, прокурор ярдәмчесе вазыйфасын Станислав Глухов башкара. Зур булмаган коллективны 1 разрядлы өлкән белгеч Регина Рәхимова, водитель Азамат Рәхимов тулыландыра.
Бер уңайдан тарихны да искә алып үтәргә кирәк. Архив белешмәләре буенча районның беренче прокуроры итеп Ф.Даутов билгеләнгән. Аннан соң бу җаваплы постны А.Арсланов (1963-1966 еллар), Р.Миңнеханов (1966-1973), Ф.Байбулатов (1973-1978), К.Гәрәев (1978-1988), Ф.Әсәнов (1988-2001), И.Яушев (2001-2007), А.Сарбаев (2007-2015) били, алар барысы да законлылык сагында уяу торган. Мәсәлән, Финус Әсәнов хезмәт дәверендә белемле юристларның тулы бер плеядасын тәрбияләде. Гаиләсендә ике ул үстереп, лаеклы белем бирде, алар да әтиләренең һөнәрен дәвам итә.
Озак еллар I категорияле белгеч вазыйфасын Зифина Тимерьянова башкарды. Прокуратурага унтугыз яшьлек чагында эшкә килә һәм 30 елдан артык хезмәт салып хак-лы ялга китә.
Район прокуратурасында менә шундый үз һөнәрләренә бирелгән кешеләр эшли. Алар урындагы гореф-гадәтләрне яхшы белә, халык та, үз чиратында, закон сагында торучыларны тирәнтен хөрмәт итә.

Читайте нас