Анда, шулай ук, округ төбәкләре, транспорт төрләре буенча федераль хезмәт һәм агентлыклар җитәкчеләре, федераль власть органнары, прокуратура һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Михаил Бабич билгеләвенчә, төбәкләрнең географик урнашуы, икътисади үсешүе һәм җәлеп итүчәнлегенә ярашлы, округта пассажирлар һәм йөкләр ташуның барлык төрләре оештырылган. Идел буе федераль округында 18 аэропорт, 68 тимер юл вокзалы һәм 561 пассажирлар станциясе, 25 елга вокзалы, 150дән артык пристань урнашкан.
Соңгы елларда транспорт хәвефсезлеген тәэмин итү буенча чараларны камилләштерү өлкәсендә оештыру һәм кисәтү эше башкарылган. Төбәкләрдә тиешле норматив хокукый база булдырылган. Транспорт инфраструктурасы объектларында террорчылыкка каршы тору өлкәсендә төбәкләрнең дәүләт власте органнары тарафыннан 600дән артык норматив-хокукый акт кабул ителгән.
Киңәшмә барышында округ төбәкләренең транспорт хәвефсезлеге өлкәсендәге тәҗрибәсе, көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде һәм бу юнәлештә өстәмә чаралар эшләнелде.