Җәмгыять
14 Декабря 2020, 17:55

Пандемия чорында эшкуарларга ярдәм

Бүген, 14 декабрьдә, район хакимиятенең актлар залында “Муниципаль Борай районында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм ярдәм итү” муниципаль программасына ярашлы үзгәрешләр кертелү хакында комиссия әгъзалары бергә очрашып сөйләште һәм фикер алышты.

Агымдагы елда, пандемия вакытында икътисади көчергәнеш кичергән һәм 2020 елда яңа ачылган эшкуарларга җиһазлар сатып алганда яки киләчәктә сатып алыначакларына, лизингка алынган техника, гаилә бизнесына субсидия бирелү, коммуналь хезмәтләр һәм аренда чыгымнарын каплату, онлайн элемтә – сайтларны барлыкка китерү буенча ярдәм күрсәтү турындагы сораулар каралды.
“Эшкуарларга финанс ярдәм күрсәтү” комиссиясе составына кергән район эшкуарлары, район хакимияте белгечләре тарафыннан югарыда санап кителгән ярдәмнәр буенча һәр мәсьәлә җентекләп тикшерелде. Тапшырылган гаризалар игътибар белән каралып, алар буенча киңәшләр һәм тәкъдимнәр дә кертелде. Комиссия әгъзалары район эшкуарларына киләчәктә мондый программаларда активрак катнашырга кирәклеген дә ассызыклады.
Миләүшә Әхмәтҗанова.
Читайте нас