Җәмгыять
8 Декабря 2020, 11:55

Күркәм гаиләләр үрнәкле тәрбия бирә

Идәннән түшәмгә кадәр булган рамнары зәвык белән ясалган борынгы көзге алдында апалы-сеңелле дүрт кыз бөтерелә. Әниләреннән күчкән зифа буй, чибәрлекләреннән бераз очыныбырак, кемдер яңа күлмәгенең бала итәкләрен кабартканчы көзге алдында күбәләктәй әйләнә, кайсы яңа косынкасын җилфердәтеп, колынчактай уйнаклый, сикергәли. Борынгы затлы көзге дүрт кызның бетмәс сөенечләрен шулай үзенә сеңдерә бара.

Добавить в предпочтительные источники Google
Алар – Әҗәк авылының ихтирамлы укытучылары Гыйльмулла Шәрәфислам улы һәм Маһира Әүһәт кызының иркәләре, теләп алган сылулары Флорида, Рәүзия, Светлана һәм Зөһрә. Төпчек Зөһрәләре алдыннан туган бер генә бөртек уллары – Валерий апаларының әлеге көзге алдыннан китәлми, буш вакытлары чыгу белән кызларның шунда йөгергәненә аптырап та куя. Ир бала ир бала шул, аңа көзге бар ни дә, юк ни. Әтисе янында чуалып, агач эшенә дә оста булган атасының эш кораллары кызыксындыра аны. Менә ичмасам агачтан, тактадан нидер эшләп, ясап куйсаң, күңелгә рәхәт була, дип, бәләкәйдән үк әтисенең остаханәсендә булырга ярата ул.
Укытучы Вәлиевларның соклангыч гаиләләре 1948 елны төзелә. Бу елны Әҗәктә биш фронтовик бер-бер артлы гаилә кора. Бишесе дә гомер буе аралашып, бергә кунакларга йөрешеп, гомер буе матур итеп яшиләр дә алар. Кичәге яугирләр өй тутырып бала үстерә, аларга үрнәкле тәрбия бирәләр. 1949 елның декабренең салкын бер көнендә Вәлиевларның өлкән кызлары Флорида туып, гаиләгә җәйге челлә кайнарлыгы бүләк итә. Зүрнәкәе Маһинур карчык, олы яшьтә булуына карамастан, бала туган сөенчене ишетеп, күчтәнәчләрен ала да җәяүләп, Әҗәк белән Борай арасы юлыннан дәваханәгә бәбәй күрергә йөгерә. Суык әбекәйнең эчләрен өтеп ала, әмма җәяүләп барып, яңа туган баланы май-бал белән “авызлыкландырып” кайта алганына гомере буе ул канәгать була. Ана сөтен капканчы бәби кешенең авызына бал-май тидерсәң, бала тәмле телле, назлы булып үсәр, дип ишетеп яшәгән кеше була шул Маһинур әби. Маһира апа үзе татар теле укытучысы булгангамы, әллә шундый әнидән күркәм тәрбия алгангамы, балаларын тәмле телле булырга өйрәтеп үстергән. Флоридасы да, башка балалары да кеше белән мөгамәлә корып, җайлап сөйләшә белү серенә ия булган. Эшкә дә, тормыш көтәргә дә гаиләдә өйрәнеп, бер-бер артлы үсеп, тарала барганнар. Белем алып, һәрберсе илгә лаеклы хезмәтен салганнар.
Флорида авылларында сигезенче классны уңышлы тәмамлап, Бәләбәй педагогия училищесына юллана. Кечкенәдән укытучы һөнәренә гашыйк булганга, язмышын әнисе кебек мәктәп белән бәйләү турында хыялланып йөргән кызның теләге тормышка аша. Маһира апа класс җитәкчесе булган әлеге чыгарылыш классыннан биш кыз Рәсимә Мөгълетдинова, Әлфинә Сафина, Лиза Закирова, Альбина Насыйбуллина һәм Флорида Вәлиева – барысы да киләчәктә мактаулы педагоглар булып танылачак. Классташы Альбина белән дүрт ел Бәләбәйдә тырышып укып, Флорида белән алар икесе дә башлангыч класслар укытучысы белгечлегенә ия була.
Укулары тәмамланыр алдыннан төркемнәреннән җиде кыз һәм бер егет Әлшәй районы Слак авылына практика үтәргә килгән чакта Флорида үзенең язмышы – булачак хәләл җефете Фәрит белән очраша. Фатирга кергән Маһия әбисенә кибеттән икмәк күтәреп кайтып барганда, бер егет практикантка кызлар яныннан: “Кибеттәге бөтен икмәкне алып бетергәнсез икән”, – диеп, шаяртып үтә. Флорида аптырап калмыйча: “Сезгә дә калды анда”, – дип җаваплый. Чая кызның җавабымы, әллә тавышының моңымы шунда Фәриткә үзлекле тәэсир итә. Кичен Маһия әбинең капка төбенә килеп, Слак егете теге чибәр, чая кызны чыкмас микән дип, көтеп тора башлый. Шулай аларның юллары, язмышлары ялганып китә. Кыз 1968-1969 уку елында Борайга кайтып, Шүнәк авылында бер ел укытучы булып эшли. Маһия әбине, әти-әнисен ияртеп беркөнне Слак егете Фәрит Әҗәккә Вәлиевлардан сөйгәненең кулын сорарга килә. Ике гашыйкка ата-ана нәрсә дисен инде, фатыйхаларын биреп, никах та укыла. Әлшәйнең тирә-якка дан тоткан колмаклы әчеткедән изелеп пешерелгән олы пар икмәге, өеп балланган чәк-чәкләре, пар каз түшкәсе табынны ямьләп, яшьләргә парлылык теләп тора. Биатасы Хәмит Ризван улы һәм бианасы Минҗамал Хуҗи кызының бик кешелекле, тәрбияле гаилә булуларына Флорида апа гомер буена рәхмәтле.
Тәүдә яшь гаилә Слакта яши һәм эшли. Фәрит Хәмит улы зоотехник, Флорида Гыйльмулла кызы укытучы була. Анда яшәгәндә бер-бер артлы уллары Флорид, Марсель, Салават, Рафаэль туа. Бер мәлне гаилә Казахстан якларына, Кустанай өлкәсенә эшкә чыгып китәргә карар кыла. Бирегә килгәч тә алар үз һөнәрләре буенча эшли башлыйлар. Монда Фидан, Артур, Илнурлары туа. Барлыгы җиде уллары булып, иң төпчеккә назлы һәм сылу бер генә бөртек кызлары – Гөлнара да дөньяга аваз сала. Әллә шул сөенечтән, Казахстанда тугыз ел яшәгәннән соң, гаилә туган якларга кайтып китү хыялы белән яна башлый. Җиңел машиналарына кул баласы – кызларын мендәргә салып, җиде улны тезеп утыртып, мал-туарларын йөк машиналарына тутырып, гаилә Әҗәккә кайтып керә. Колхоз фатир бирә, зоотехник һәм укытучы янә үз һөнәрләре буенча хезмәт сала башлый. Оя тутырып, кош балалары үскәндәй, өй тулы бала Әҗәкнең күркәм гаиләсенә әйләнә. Тырыш, булдыклы булганнары өчен аларны авылда хөрмәтлиләр.
Флорида Гыйльмулла кызы Әҗәк мәктәбе ябылганчы, 2011 елга кадәр мәктәптә балалар укыта. Фәрит абый белән күркәм йорт тергезеп керәләр. Җиде ул да солдат хезмәтен үтәп кайта, башлы-күзле булалар, Гөлнаралары да тормыш иптәше белән ул һәм кыз үстерә. Барысы да белемле, тормышта үз урынын тапканга балалары белән бик горурлана Фәрит абый һәм Флорида апа. Тормыш мәктәбен – дөнья көтү серләрен, үзаллы гаилә корып яшәү мәгънәсен бу гаилә баланы хезмәт белән тәрбияләп, җиде улы һәм кызының аңына сеңдергән. Эштән курыкмыйча, тормышны яратып яшәсәң, гаиләгездә рәхәт яшәрсез дип үстергәннәр алар балаларын. Флорида апаның гөлләр яратуы, күрше-күләнгә яшелчә үсентеләре, гомумән, бакчасында ни үстерә, шуның белән уртаклашуын, кунакчыл, юмарт булуын күршеләре мактап бетерәлми. Тормыш булгач, төрле хәлләр, төрле вакытлар була, шундый мәлләрне Флорида апа сабырлык белән кичерә белергә, маңгайга язылганнарны тыныч кына кабул итәргә һәм беркайчан да тормышны яратудан туктамаска кирәк, ди. Балаларны үстергәндә, иң мөһиме, сабыйларның үз көченә ышандырып үстерергә кирәк, мин булдырачакмын дип, алга омтылып яшәү – һәрнәрсәне җиңеп, үзеңне бәхетле тоярга ярдәм итәчәк дигән фикерне аңлап-төшенеп үссеннәр, боларның бик мөһим икәнлеген дә әйтеп бирде.
Вәлиевларның серле, борынгы көзгесе әле дә саклана. Ул инде гүр иясе булган әти-әниләренең, шөкер, барысы да исән булган туганнарының елмаюын, бәхетле чакларын үзенә сеңдереп калган. Гаилә ядкәре янында кайчандыр күбәләктәй бөтерелгән, инде өлкәнәйгән кызлар яшь чакларын искә алса, балалар һәм оныклар аларның сабый чагын хәтерләтеп, үз чагылышларыннан канәгатьлек хисе кичерәләр. Ә Валерий туганнары хәзерге көндә дин әһеле булып, барчасына изге догаларын юллый.
Миләүшә Әхмәтҗанова.