Җәмгыять
7 Декабря 2020, 09:30

Тормышы да аның җыр кебек

Иске Тукранда яшәгән Идая һәм Әүзәгый Вәлиевларның җиде балалы гаиләсендә Тәһәви өченчесе булып туа. Сабый кечкенәдән үзенең теремеклеге, үтә кызыксынучанлыгы белән әти-әнисенә, туганнарына исәпсез көлкеле дә, дулкынландыргыч та мизгелләр бүләк итә. Ул әйләнә-тирә тереклекне, бөҗәк-күбәләкләрне игътибар белән күзәтеп, бетмәс сорауларын яудыра.

Добавить в предпочтительные источники Google
Һәр соравына көтмәгәндә үзенең җавабын да әйтеп, өлкәннәрне аптырата. Балта остасы булган әтисенең эш кораллары белән уйнау, нидер ясарга тырышу яраткан шөгыле була Тәһәвинең. Әтисенең аты яныннан да китми диярлек. Улына өч яшьләр чамасында Әүзәгый абый улын, атка атландырып, тезгенне тоттыра да, ат өстендәге малаеның үзен ничек тотуын читтән күзәтеп тора. Сынатмый улы, атка ятчә кебек ябышып, егылып төшмичә урап килә. Әүзәгый абзыйның йөзендә ризалык елмаюы чагыла: киләчәктә “маһы” бирмәс егет булачак! Ата күңеле шулай тоя. Шул вакыттан Тәһәвидә әтисенең уң кулы булган бу малкайга карата ихтирам хисе уяна. Әтисенең гармунда өздереп уйнавын мөкиббән китеп тыңлап тору да, әнисенең көйне эләктереп алып, салмак һәм матур итеп, хәләленә ияреп җырлап җибәрүе дә сабый чак хатирәләренең берсе. Ул әтисенең вятский гармунында биш яшеннән үк уйнарга өйрәнә һәм ихаталарындагы биек урынны сайлап, лапас башына менеп утырып, отып алган көйләрен галәмәт килештереп уйный да башлый.
1965 елның беренче сентябрендә беренче класска укырга Рәзифә апасы белән Иске Бикмәтнең сигезьеллык мәктәбенә юнәлә Тәһәви. Бәйрәмчә итеп киенгән малай никтер бу көнне мәктәпкә китап-дәфтәрләр салынган сумкасын түгел, гармунын кочаклап бара. Яраткан дустын үзеннән һич аерып калдырасы килми аның. Өйдәгеләр дә баланың теләгенә каршы төшми. Ә укытучысы Рәбига Гандәлип кызы Гыймалтдинованың: “Улым, ник мәктәпкә портфелеңне алып килмәдең?” – дип соравына, “Гармуным белән киләсем килде бүген”, – дип җаваплый. Көтеп алынган тәү тапкыр мәктәпкә бару көнен кечкенә укучысының бәйрәмгә әйләндерәсе килгәнен тәҗрибәле укытучы төшенеп, серле елмаеп куя.
Дүртенче класста предметлардан төрле укытучылар керә башлый. Шулар арасында Фәүзия Солтанова татар теленнән һәм музыкадан укыта. Әлеге дәресләр һәм укытучы апасы Вәлиев өчен иң яратканнары була. Татар теленең аһәңле сөйләменә гашыйк булып, саф татарча, әдәби телдә гомер буена җитәрлек итеп сөйләшергә дә, татар җырларын моңлы, оста итеп башкарырга да Фәүзия апасыннан өйрәнә ул.
Спорт белән җитди мавыккан, чаңгыда оста йөргән, милли көрәш белән шөгыльләнгән, уку алдынгысы булган Тәһәви сигезенче классны уңышлы тәмамлый. Исәбе хәрби училищега бару була, әмма директорның укучыларын сигездән җибәрәсе килмичә, документларын кулына алалмый. Каядыр, башка җиргә китеп, һөнәри белем аласы килгән Вәлиев Казанцево пристаненә җәяүләп чыгып китә. Хыялындагы ак пароходка утырып, Кушнаренга килеп җитә. Биредәге авыл хуҗалыгы техникумының зоотехниклар әзерли торган бүлегенә укырга керергә имтиханнар тапшырасым килә дип, документлары турындагы хәлне аңлатырга теләп, шушы уку йортының директоры янына кереп, егетләрчә сөйләшергә дә җөрьәт итә. Соңыннан кулындагы “кабул итү имтиханнарын уңышлы үтте” дигән язуын мәктәп директорына кайтарып бирә. Бу юлы инде Хәмит абыйсы, укучының максатчан булуына исе китеп, техникумга аны мәктәпнең йөк машинасына утыртып озата. Машина Казанцевога китереп җиткерә Тәһәвине. Егет янә Агыйдел елгасы буйлап, ак пароходта Кушнаренга килә. Зоотехник белгечлеген үзләштергән чагында да үзен спортчы, җырчы, гармунчы һәм тырыш студент итеп таныта. Дипломын кулына алып, юнәлтмә буенча Калтасы районына кайтып, һөнәре буенча бер генә ай эшли, аны армиягә алалар.
Солдат хезмәтен тутырып кайткач, Тәһәви Кырмыскалы районының “Россия” колхозында ике ел зоотехник булып эшли. Шул мәлләрдә Дүртөйле районы кызы – Әнисәсен очратып, өйләнә. Яшь гаиләне Белорет районына эшкә җибәрәләр. Инде рәис итеп. 24 яшьлек кенә Тәһәви “Калинин” исемендәге Сәрмән, Азнагол, Азналкин, Әзикәй, Әхмәр авылларын биләгән колхозны җитәкли. Ул килгәндә 800 баш савым сыерына исәпләнгән сөтчелек комплексы төзелә генә башлаган була. Тәһәви Әүзәгый улы бу заманына карата авыл җирендәге олы төзелешне сафка бастыру артыннан көне-төне йөри. Проект буенча каралган комплексның җитештерү куәтлелеге дә өч ел эчендә тормышка ашырыла. Азналкин авылындагы иске мәктәп бинасын күреп, яшь рәис яңа мәктәп төзетү нияте белән яна башлый. Әлеге башлаган эшне ахырына җиткергәнче, мәктәп төзү мәшәкатьләре артыннан берничә тапкыр Мәскәүгә дә барып кайта, алдына куелган максатына ирешә ул.
Аны район советына депутат итеп сайлыйлар. 25 яшьлек депутат Азналкинга зәңгәр ягулык үткәрүне дә үзенә бурыч итеп куя. Күп тә үтми авыл газлы да була. Малчылык комплексындагы ишле малга азык хәстәрләү, малларны печән, салам, катнашазык белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итү турында уйлап, Вәлиев тәкъдиме буенча сөрелмәгән, чирәм җирләрне эшкәртү башлана. Шуннан соң маллар азык белән тулысынча тәэмин ителә башлый. Тик хуҗалыкта техника җитмәве эшкә аяк чала. Урман хуҗалыгы оешмалары белән сөйләшенеп, Казахстанга агач илтеп, шулар өчен техника кайтартыла. Малчылык комплексында машина белән савучы операторлар җитешми. Инде авыл хуҗалыгы институтының зоотехния бүлеген читтән торып тәмамлаган рәис Вәлиев бу сорауны да хәл итә. Сәрмән мәктәбендә 9-10 класс укучыларына хезмәт дәресләре вакытында “Машина белән сыер саву осталыгы” дәресләрен, буш вакыт табып, үзе алып бара башлый. Тәҗрибә дәресләрен комплекста үткәрә. Унны беткән 18 яшьлек кадрлар – егет һәм кызлар комплекста хезмәт юлын башлыйлар. Җәй көннәре маллар сигез олы җәйләүгә бүленә. Яшь кадрлар өчен әлеге җәйләүләргә дүртәр, барысы 32 чыршы буралы малчылар өе салына. Җәйләүгә киткән малчылар, савымчылар яздан көзгә кадәр шуннан кайтмый, әлеге яңа малчылар өендә торып эшлиләр, мул сөт җитештерәләр. Рәис алар янына даими рәвештә азык-төлек, кирәк-ярак алып баручы автолавка йөрүен дә оештыра. Авыл хуҗалыгындагы эшләрнең асылын аңлап, күңеленнән үткәреп, иҗади эшләгән югары белемле, бай тәҗрибә туплаган Тәһәви Вәлиевның оештыручанлык хезмәтен күреп, аңа Русия һәм Башкортстан Республикасының Рәхмәт хатлары һәм Мактау кәгазьләре тапшырыла.
Тырыш җир улының фидакарь хезмәте башкаладагыларны да кызыксындыра, өметле кадрны Авыл хуҗалыгы министрлыгына эшкә чакыралар. Бу 1987нче ел була. 29 яшьлек кенә Тәһәви Әүзәгый улы малчылык бүлегендә эшли башлый. Ул 33 ел инде республикада малчылыкны алга җибәрү буенча хезмәт сала. Соңгы елларда республикада елкычылык тармагын үстерү буенча җиң сызганып эшли. Русия һәм Башкортстан Респуб-ликасының авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет билгесе белән бүләкләнгән. Аңа 2015 елда БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме бирелгән. Бар булмышы белән үзенең алдына куелган максатларына тугры калып, намус белән хезмәтен башкарган, тормышны матуррак, җитешрәк итәргә бар көчен салган шундый якташыбыз белән без чиксез горурланабыз. Мондый җегәрле кешене безнең Борай җире тудырган, безнең якташ ул дип авыз тутырып әйтә алабыз.
Тәһәви Вәлиев үзен бик бәхетле кеше итеп саный. Хәләле Әнисә апа белән кызлары Лианага матур тәрбия биреп үстергәннәр. Лиана һәм кияүләре Рәфис Алсуларын сөеп үстерә. Гаилә Иске Тукранга, туган нигезләренә еш кайтып йөри, чөнки шушы җир Тәһәви абыйны тудырып, туфрак кадерен белергә һәм җиргә тугры калырга өйрәтеп үстергән бит! Ул үзе дә кулына гармунын алып, йөрәк түреннән чыккан моңнарын басуларында сузып җибәрергә ярата. Уфа сәхнәләрендә җырлаган чакларында да аны мөкиббән китеп тыңлыйлар, чөнки туган ягына мәхәббәт белән сугарылган аның җырлары.
Миләүшә Әхмәтҗанова.