Тантананы район хакимиятенең юридик мәсьәләләр, кадрлар буенча бүлек начальнигы Эдуард Мирошниченко ачып, килүчеләрне һәм булачак солдатларыбызны бүгенге дулкынландыргыч вакыйга – Солдат озату чарасы белән тәбрикләде. Борай егетләре дигән данга тап төшермичә, лаеклы хезмәт юлын үтеп кайтырга насыйп булсын дип теләде. Район мәдәният йорты артистларының әлеге чарага багышланган патриотик җырлары һәм күңел кылларын тибрәлдерерлек шигъри юллар Ватанга сөю, ир-егетнең изге бурычы – солдат хезмәтенең горур яңгыравы хакында иде.
Ринат Вәлиев, Илвир Дәүләтгәрәев (Каенлык), Руслан Садиков, Ривинер Мөлеков (Чалкак), Айнур Зиннуров (Яңа Алтыбай), Салават Камилҗанов (Мулла), Илдар Гыйлемҗанов (Зур Бадрак), Наил Вәсимов, Альгиз һәм Әлфис Галләмовларга (Борай) озатырга килүчеләр киңәш һәм изге теләкләрен янә кабатлап, исән-сау йөреп һәм чын ир-егетләр булып кайтырга дип озатты. Хәрби комиссариат вәкилләре Светлана Нурисламова, Илмира Габделхакова солдатларыбызны оештырып, бергәләшеп иртәнге алтыда Уфага карап юлланды. Озатып калучылар да исән булып егетләребезне каршыларга һәм солдатларыбыз да ил алдында үз бурычларын лаеклы үтәп, сау-сәламәт булып, барчасына да бәхетле күрешү минутлары кичерергә язсын! Иминлек, ак юл сезгә, егетләр!
Миләүшә Әхмәтҗанова.