Соңрак Таңатар авылының абруйлы укытучысы Әлфир Сәләхетдин улы белән язмышларын бергә бәйлиләр. Бер-берсенә терәк, таяныч булып яши башлыйлар. Инде Әлфир ага белән икесе дә таләпчән, яңалыкка омтылучы, эзләнүчән гаилә булып бик күп эшләр башкаралар. Һәрбер эш зур түземлелек, белем, вакыт таләп итә, әлбәттә. Таңатар авылы халкы шәҗәрәсе, авыл тарихы, Бөек Ватан сугышында катнашканнарның исемнәрен барлау һәм башка авыл өчен мөһим күптөрле эшләр алар кулыннан үтә. Район гәзите битләрендә бик күп мәкаләләре дөнья күрә аның. Әнүдә апа кайда гына яшәсә дә һәм эшләсә дә җәмәгать эшләрен һәрчак янәшә алып бара. Авыл старостасы буларак, Әнүдә Мөнирова авыл тормышының уртасында кайный. Шулар өстенә ихатасындагы тәртипне, бакчасындагы төрле җимеш-җиләк, чәчәкләрен күреп шаккатасың. Кул эшләре белән дә шөгыльләнә. Аның куллары белән тудырылган могҗизалар авыл китапханәсендәге күргәзмәнең еш кунагы. Узган ел «Уңышлы уңыш» район күргәзмәсендә «Иң уңышлы бакча» номинациясендә урын алуы да очраклы түгел, әлбәттә. Һәр чараның уртасында булган Әнүдә ханымга сокланмаган кеше юктыр, мөгаен.