Җиһаншина Ләйсән һәм Сәетгалиева Эльвира “Башкортстан Республикасында джаз көне” дип аталган Бөтенрусия джаз музыкасы фестиваленең I дәрәҗә лауреатлары һәм Казан шәһәрендә уздырылган “Allegro.Vivo.Presto” виртуоз башкаручылар халыкара конкурсында 2нче дәрәҗә лауреатлары булдылар.
Мансурова Гөлназ һәм Шәрәфиева Азалия Мәскәү шәһәренең “Көзге йолдызлар” Халыкара күпжанрлы конкурсында җиңделәр. Шунысы куанычлы, безнең балалар илебезнең төрле шәһәрләренең әйдәп баручы музыка мәктәпләре укучылары белән беррәттән югары урыннарга ирешәләр. Бу, әлбәттә, укучыларның сәләтләре, тырышлыклары һәм Эльвира Бәгъдәнур кызының оста педагог булуы нәтиҗәсе.