Яз көне үк биредә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган хәрби дан почмагы оештырылган булган. Әмма дистанцион укыту һәм дөньядагы пандемия аркасында бүлекчә хезмәткәрләре күргәзмәгә мәктәп укучыларын чакыра алмаган. Шулай аларда интернет порталы аша үз эшләрен күрсәтү идеясе килә. Әхлакый-патриотик тәрбия бирү конкурсы нәтиҗәләре буенча Русия ДОСААФының Борай районы буенча урындагы бүлекчәсе диплом белән бүләкләнгән. Шулай ук иҗади һөнәри осталык конкурсында актив катнашканнары һәм викторинада катнашучы әзерләгәннәре өчен аларга Рәхмәт хаты да тапшырылган.