–Бу проект быелгы елда гына тәмамланмый. Ул ике елга булдырылган. Юлны киңәйтү кебек эшләрне “Танып” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшчеләре башкарды. Монда тротуар эшләнәчәк. Әлбәттә, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү өчен дә, җәяүлеләр өчен дә бу бик мөһим, – дип белдерде эшләр барышы турында Борай авыл биләмәсе башлыгы Азат Латипов.