–Беренчел кирәк булган азык-төлекне, даруларны өйгә китереп бирүгә заявканы бердәм диспетчер хезмәтенең 2-15-88, “Бердәм Русия” сәяси партиясенең урындагы бүлекчәсенең 2-80-50 телефон номерларына 9-17 сәгатьләрдә шалтыратып калдырырга була. Бу номерлар көндә эшли. Телефон аша кирәкле продуктларның, даруларның исемлеге барлана. Сатып алганнан соң, волонтер шул әйберләр тутырылган пакетны һәм чекны заявка калдырган гражданинның капка төбенә кадәр китереп бирә. Шулай ук акчаны волонерның картасына онлайн-күчерү аша да җибәреп була. Акчаның артык калганы гражданинга кире кайтарыла, – дип штабның эшчәнлеге турында аңлатма бирде район хакимиятенең яшьләр секторы мөдире, район волонтерлар штабы җитәкчесе Салават Муллагалиев.