Җәмгыять
23 Октября 2020, 14:50

Алар үз эшен югары дәрәҗәдә башкара

Районны элемтә белән тәэмин итүче оешма водительләренең хезмәте үзенчәлекле. Биредә тәүлекнең теләсә кайсы вакытында руль артына утырырга әзер булган, автомобилен һәрвакыт төзек йөрткән, пассажирлары һәм ташыган йөге өчен җаваплылыкны тойган кеше генә водитель булып эшли ала. Нәкъ шушы сыйфатларга ия дә инде линия-техник цех водительләре Фәнис Әхмәтгалиев, Фәвәрис Хәмзин, Фәвәрит Дәүләтбаев.

40 елга якын хезмәт итү дәверендә алар гаебе белән бер генә юл-транспорт һәлакәте дә теркәлмәгән. Алар үз хезмәтләренә җаваплы карый, шуңа да техника өзлексез эшли, планга ярашлы башкарыла торган профилактик чаралар вакытында уздырыла, элемтә эшендә туктап торуларга урын куелмый.
Читайте нас