Мәкерле афәткә каршы халык белән бергә көрәш күпкә нәтиҗәле, үтемле. Шунысы мөһим, наркотиклар сату, тарату һәм куллану турындагы мәгълүмат акция чорында гына түгел, теләсә кайсы вакытта да кабул ителә. Халыкның битараф булмавы җинаятьчеләрне ачыклауда бик зур ярдәм итә ала. Бер генә шалтырату да игътибарсыз калмаячак, җентекләп тикшереләчәк. Шалтыратучыларга үз хәвефсезлеге өчен борчылырга кирәкми, хәбәрләрне аноним рәвештә дә калдырырга мөмкин.
Бәлки сезнең шалтыратуыгыз кемнең дә булса гомерен саклап калырга ярдәм итәр.
Телефоннар: 2-19-32, 8-965-929-66-52.