Конференциянең эше әлеге җәмгыятьнең гимнын аягүрә басып тыңланылып башланды. Делегатларны район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов сәламләде, бүгенге эш барышында һәм, гомумән, киләчәктә дә аларның һәммәсенә сәламәтлек, уңышлар теләде.
2015-2020 еллар дәвамында әлеге биш районның күрү буенча мөмкинлекләре чикле булучыларны берләштергән Сукырлар җәмгыяте башкарган эшләргә нәтиҗә ясалып докладлар һәм чыгышлар буенча фикер алышулар тыңланды. Сукырлар җәмгыятенең Борай урындагы үзәк оешмасын җитәкләүче Мадис Фәрхетдиновның шушы оешмага Русиядә 1925 елда нигез салынуы һәм күрү буенча сәламәтлеге какшаган һәр кеше биредә яклау һәм ярдәм табуын, уртак проблемаларны хәл итеп, бердәм булып яшәүләре хакында сөйләде. Әйткәндәй, Мадис Хәмит улы әлеге оешманы 1976 елның июненнән башлап җитәкли. Биш районнан килгән 23 делегат отчет-сайлау конференция барышында җитәкчеләре Мадис Фәрхетдиновның игътибарлы, аралар шактый гына ерак булуга карамастан, биш районга даими барып, иптәшләре-оешма әгъзаларының хәле белән кызыксынып торуын әйтеп үттеләр. Алар үз районнарында җәмәгатьчелек активистлары, мәдәни чараларда актив катнашучы кешеләр. Бу турыда район китапханәсеннән Диләра Нурова, уку залына еш йөреп, китапханә үткәргән чараларда гел катнашучы якташларыбызны билгеләп үтте. Оешма әгъзасы Вәсил Хәбисламов, Марат Вахитов һәм башкалар һәр әгъзаның сәламәтлеге чикле булуына карамастан, позитив рухта оптимистик тормыш алып барулары хакында белдерделәр. Үз-ара ярдәмләшеп, аралашып яшәгәч авырлыкларны да бергәләшеп җиңеп килүләре турында сөйләде алар.
Сентябрь аенда һәр биш районда да җыелышлар булып, әлеге отчет-сайлау конференциясенә делегатлар да шунда билгеләнгән. Килгән кунаклар һәм оешма әгъзалары Сукырлар җәмгыятенең эшен канәгатьләнерлек дип бәяләде. Алар үзләренең җитәкчеләре итеп тагын биш елга Мадис Фәрхетдиновны бер тавыштан сайлап куйды.