Җәмгыять
1 октябрь 2020, 13:25

Хәрби хезмәткә әзерлек бара

Республикада 1 октябрьдән көзге чакырылыш башланды. Махсус комиссия шушы көннән үз эшен башлап җибәрде. Дүрт көн эчендә 114 егетнең сәламәтлеге тикшереләчәк, шуларның якынча 35е армия сафларына алыначак.

Әлбәттә, уку йортларында белем алучы студентларга хәрби хезмәткә бару кичектерелә.
Хәрби хезмәткә чакырылыш кампаниясе чорында “кайнар линия” телефоннары эшли. Республика хәрби комиссариатының җәмәгать кабул итү бүлмәсе мәгълүмат-хокукый пунктына көн саен (эш көннәрендә 9-19 сәгатьләрдә, ял көннәрендә 10-17 сәгатьләрдә) – 8(347)228-02-92, гражданнарны хәрби хезмәткә әзерлек һәм чакыру бүлегенә – 8(347)253-13-48, 228-43-59 (9-18 сәгатьләрдә), Уфа гарнизонының хәрби прокуратурасына эш көннәрендә 9-18 сәгатьләрдә – 8(347) 250-05-10, психологик ярдәм (тәүлек әйләнәсенә) – 8(800)70000-183, Борай һәм Мишкә районнары хәрби комиссариатына 8(34749) 2-40-46, Борай авылы хәрби-исәп өстәленә 8(34756) 2-15-01 номерларына шалтыратырга була.
Читайте нас