Җәмгыять
1 Октября 2020, 14:45

"Гомер көзендәге якты көн"

Бүген, 1 октябрь көнне Бакалы авыл китапханәсендә Өлкәннәр көне уңаеннан "Гомер көзендәге якты көн" исемле кичә узды. Авыл биләмәсе башлыгы Дамир Әхмәтов өлкәннәрне кайнар котлады.

Добавить в предпочтительные источники Google
Аларга бәхетле картлык, күңел тынычлыгы теләде. Авыл китапханәчесе Флүн Биктиев да бу чараны оештырырга зур өлешен салды. Ул матур, җылы сүзләре белән өлкәннәребезнең күңелләрен тагын да сөендерде. Өлкәннәребез үзләре дә кичәдә бик актив катнаштылар. Бәйрәм көзге мул уңышлы өстәл артында, кайнар чәйләр эчеп, дәвам итте. Олылар күңеленә бәйрәм бик хуш килде. Алар оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдерде.