Җәмгыять
21 Сентября 2020, 08:45

Зират – авыл көзгесе

Бигәнәй авылының Бишкук очындагы зираты быел “Урындагы башлангычларны хуплау программасы” ярдәме белән заманча материаллар белән коймаланып алынды, яңа капка ясап куелды.

Төтенсез авыл диләр зиратларны. Чынлап та зиратлар үзләре бер авыл булып, ничә буын кешеләрнең мәңгелек йокысын саклый. Һәм чынлап та үзе бер авыл. Бигәнәй авылының Бишкук очындагы зираты быел “Урындагы башлангычларны хуплау программасы” ярдәме белән заманча материаллар белән коймаланып алынды, яңа капка ясап куелды. Бу эшне “Агростройсервис” җәмгыяте эшчеләре башкарды.
“Урындагы башлангычларны хуплау программасы”нда катнашу өчен халыкның берникадәр суммада үз акчасы булырга тиеш. Бу яклап бигәнәйлеләр бердәм. Алар Советлар Союзы Герое С.Майский бюстын урнаштырып обелиск төзүдә дә, урамга комташ җәюдә дә шулай бердәм катнашканнар иде.
–Бигәнәй авылы халкының шушы программада катнашырга теләк белдергән беренче көненнән башлап эшне төгәлләгәнче актив булуына зур рәхмәт. Дәррәү кушылып кына шундый мөһим эшләрне башкарып булуын алар әйбәт аңлый. Шулай ук район хакимиятенә дә безнең Каенлык авыл биләмәсенә караган шушы авыл зиратын төзекләндерү теләгенә каршы килмәүләренә, киресенчә зур ярдәм итүләренә без нык рәхмәтлебез, – ди Каенлык авыл биләмәсе башлыгы Марат Фазлыев бу эшнең төгәлләнүенә сөенеп.
Әйе, Ходайга шөкер, әрвахлар алдындагы изге бурыч үтәлде.
Читайте нас