Илдә, республикада, районыбызда, авылларда көн саен диярлек нинди дә булса яңалык булып тора. Аларны без үзебезнең «Алга» гәзите битләрендә чагылдырып барабыз. Ә инде басма матбугатта чыккан шул яңалыкларны гәзит укучыларга вакытында җиткерүчеләр – ул, әлбәттә, почтальоннар.
Мәгълүмат таратучы кеше һәрбер җәмгыятькә кирәк. Кемдер, хәзерге вакытта әлеге фунцияләрне заманча технологияләр башкара, дип әйтер. Бу сүзләр өлешчә хаклы. Шулай да әле дөньябызның заманча технологияләр керергә өлгермәгән почмаклары да шактый. Шулар белән элемтәне тотуда почтальоннар зур роль уйный.
Татьяна Закирова (Әҗәк), Галләмова Рида (Бадрак), Хализә Баһаутдинова (Кушманак), Рида Фәизова (Кәшкәләү), Венера Вәлиева (Тазлар) – язылу кампаниясенә җитди карап, аның авырлыкларын намус белән җиңеп, үз бурычларын җиренә җиткереп башкарган хат ташучылар. Еллар дәвамында нәтиҗәле эшләүче уңган почтальоннарга, безнең тугры дусларга рәхмәт сүзләре белән бергә истәлекле бүләкләребезне тапшырдык.