Әҗәк урамнарын ямьләп, тезелешеп чишмә суыннан кайтып баручы гүзәлләр арасында сөйкемле Заһирә дә бар. Әнисе Фәтхиянең дүрт малаеннан соң, 45 яшендә тансыклап кына алып кайткан бердән-бер, теләп алган газиз кызы ул. Әтисе Һади ничек шатланды соң олыгайган көннәрендә Аллаһу кыз белән бүләкләгәч. Сугыш чыккач хезмәт армиясе дип Чиләбе заводына эшкә җибәрелеп, анда җиде ел буе көч салганнан соң гына кайтып керәлде әтиләре гаиләсе янына. Беренче трактористлар исемлегендә булган Һади 1936 елны ук “Стахановчылар хәрәкәте” җиңүчесе булып, Мактау кәгазе белән бүләкләнгән була. Заманына күрә техниканы бик яхшы белгән кешеләр рәтендә йөри ул, шуның өчен дә сугыш вакытында ЧТЗда, соңыннан тагын ике ел шул заводта эшләтәләр аны.Тыныч елларда да механизатор булган мактаулы колхозчы. 1950 елны кыз бала сөю бәхетенә ирешкән әти кеше нарасыена исемне дә үзе сайлый. Гарәп телендә балкып, нур чәчеп торучы мәгънәсенә ия булган Заһирә атын кушалар кызга. Күз карасы кебек кенә багып, минутка да күз уңыннан ычкындырмыйча, абыйлары да, әти-әниләре дә үз яннарында гына йөртеп үстерә аны. Фәүзия, Нәфирә, Мөслимә, Галия дус кызлары белән үсә төшкәч, Әҗәк елгасы буена кер юарга барганда да ата-ана кат-кат нәсихәтләрен әйтә-әйтә генә җибәрә аны. “Суга аягың таеп, төшеп китә күрмә, башыңа яулыгыңны ябынып йөре эссе сукмасын, Тирән тубага ук бармаң, сай тубаларга гына тукталың, су керәм дип, батып куйма... әллә бармыйсыңмы соң”, – дип, авырлык белән генә ризалашалар. Балачактан кичләрен, көтү кайткач сыер сакларга дип, Бозаулык тау башына, Сайтарлауга барулар, төн караңгылыгында җиләс һавада ашап туйган малларын кайтарып ябулар үсмер чакта да дәвам итә. Менә шундый файдалы ял минутлары авыл баласы хәтерендә гомерлеккә урын ала. Әтиле, әниле мәл, Рәфи, Рәмил, Рәиф, Рәзиф абыйларының исән вакытлары бәхетле мизгел булып исендә калган Заһирә апаның. Инде бу кадерле кешеләренең берсе дә фани дөньяда юк.
Сигез классны Әҗәк мәктәбендә тәмамлап, Фәүзия дусты белән алар урта белем алырга Борайга килә. Авылда татар мәктәбендә белем алган кызлар куркып, югалып калмыйлар, рус классын сайлыйлар. Чөнки аларның икесенең дә хыялы – киләчәктә хисапчы һөнәре буенча укырга керү. Заһирә, җиңгәчәсе Зәнфирә кебек, хисапчы булачакмын дип, балачактан үзенә максат итеп куйган була. Тәүдә Бөре кооператив училищесында әлеге һөнәр буенча укыса, соңыннан читтән торып Уфа кооператив техникумында белем ала. “Бөредә укыганнарны кабатлау гына булды, техникумда уку миңа бик җиңел бирелде”, – дип искә ала Заһирә апа ул вакытны. 1968 елда Әҗәк сельпосында хисапчы булып, ул үзенең 38 еллык хезмәт биографиясен башлап җибәрә. Заһирә Һади кызы1970 елны кияүгә чыга. Яңа гына солдат хезмәтеннән кайткан, тәртипле, тәрбияле гаиләдән булган авылдаш егете Фәрис Хәмәтнур улы белән кичләрен җитәкләшеп, дүрт ел буе Әҗәк урамнарын буйлап, йолдызлар белән сөйләшеп, киләчәккә матур планнар кора алар. Беренче һәм бердәнбер мәхәббәтен тормыш иптәше итеп сайлаганга Заһирә апа сөенеп бетәлми. Аның бу адымына, 50 ел буена бер генә дә үкенеп караганы юк. “Анамның тормыш көтәргә өйрәтеп үстерүе, авылның иң булдыклы хатын-кызларының берсе булган Оркыя бианама килен буларак охшавымның да төп сәбәбе булгандыр. Тәүге көннән үк яратты ул мине, эш рәтен белгән бала булуымны ихтирам итте. Матурлык, чибәрлегең белән генә көн күреп булмый бит әле, килен кеше тәмле итеп аш-су пешерергә, өйдәге һәм йорттагы эшләрнең рәтен белергә, тормышны ямьле итеп көтәргә теләге, омтылышы да булырга тиеш. Шушы сыйфатларымны күреп якын иткәндер.Үзе уңган кешенең киленен дә булдыклы итеп күрәсе килә бит. Аның һәр киңәшен игътибар белән тыңлап, олы акыл итеп аңыма сеңдерә бара идем. Гаиләмдә өйрәнгәннәремә өстәп, бианамнан тагын бик күп сабаклар алдым. Әти-әниемнең дә дүрт малай, бер кыз, монда да шулай ук, тик мин иң төпчеге булсам, бианамның кызы иң өлкәне иде. Биатамны да, бианамны да гомер буе рәхмәтләрем белән генә искә алам. Акыллы, гаиләгә терәк булырдай ул тәрбияләгәннәре, соңыдан балаларыбызны үстерешкәннәре өчен бик рәхмәтлемен аларга”, – ди Заһирә апа.
1973 елны сельполар эреләндерелгәч, ул райпо тармагында эшли башлый. Тәүдә Борайга йөреп эшләсәләр, соңыннан бирегә өй салып чыгалар. Бер-бер артлы балалары Рамис, Гөлнара, Зинира туа. Заһирә апа район кулланучылар тармагында 33 ел эшли. Соңыннан лаеклы ялга чыкканчы юл төзү һәм ремонтлау идарәлегендә хисапчы эшен дәвам итә. Кайда гына эшләсә дә сабыр, тыйнак, тәрбияле Заһирә Гайсина мактаулылар рәтендә була. Ул 1999 елны “Русия кулланучылар кооперациясендә лаеклы хезмәт өчен” дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Хезмәт ветераны. Хезмәт урынында эшен төгәл үтәгән кебек, өйдә дә хәстәрлекле хатын, игелекле ана, игътибарлы килен була. Йорт-ихатаны гөлгә күмеп, өенә нур таратучы уңган хуҗабикә дә. Абыйсының хатыны үлеп киткәч, аның балаларына да әнидәй, кайгыртучан туган, Фәрис абый белән бергәләшеп аларга алтын терәккә әйләнәләр. Гомумән, ике якның да һәрбер туган-тумачасы өчен аларның ишекләре һәрвакыт ачык. Якты чырай, табын тулы сый-нигъмәт. Һәрберсенә киңәше, җылы сүзе әзер аларның. Аларга карыйм да нәселеңдә шундый игелекле туганнарың булу олы бәхет бит ул дип сөенәм. Изгелек чәчкән нигезгә, шул яхшылыклары кирегә кайта тора. Күңелләрендә яшәүдән канәгатьлелек, башкаларга ихтирам йөрткән кешеләрнең өе дә нурлы була. Күңел торышы тирә-якка таралып, җан яктысына әверелә. Заһирә апа һәм Фәрис абыйларның өе дә, гүя ерактан елмаеп, үзенә чакырып тора. Балалар, оныклар бәхетенә төренеп, парлы яшәүнең кадерен белеп, һәр яңа көнне сөенеп каршылый алар. Балачактан алмалы чиләк-көянтәләрен элеп,чишмәдән көмеш сулар ташыган апабыз бүген дә үзенең зифалыгын югалтмаган. Көянтәләп су ташыган авыл кызларына гына хас гүзәл буй-сыны сокландырса, аның эчкерсез ачык күңеле гел үзенә тартып тора һәм җылылык бөрки.